ДОГАЛЫ ЙОРТ
Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw
Дашборд
12 октября — 18 октября 2026
Загрузка…
Главные числа
Рост аудитории
+624подписчиков за период
+218 самый большой прирост · 12 окт 2026
Индекс качества
79/ 100Хороший
- Аудитория 21 из 25
- Честность роста 25 из 25
- Рекламная нагрузка 20 из 20
- Доверие 5 из 20
- Достоверность расчёта 8 из 10
без категории, 5–20 тыс. подписчиков · каналов в группе: 3360
Просмотры и охват
110 216просмотров за период 22,0 %
Средний охват поста — 7 047 просмотров (посты старше двух суток).
Вовлечённость подписчиков
2,67 %ER = реакции ÷ просмотры 0,4 п. п.
Индекс цитируемости
0,3индекс цитируемости 77,9 %
Место среди похожих — выше, чем у 40 %. До уровня «высокий» нужно обойти ещё 1 067 каналов.
18 199-е место в MAX · Подробнее — вкладка «Упоминания»
Когда и сколько публикует
Форматы публикаций
Каждый пост — точка
Выше — больше просмотров, крупнее — больше реакций. Нажмите на точку, чтобы открыть пост.
Итоги периода
Нажмите на показатель — ниже он появится по точкам периода
Реклама в канале
Лучшие публикации
По просмотрам за период
Публикации по дням
Бледные столбики — дни, линия — среднее за 7 дней: видно, разгоняется канал или затихает
Данные обновлены в 21:57 по Москве. Просмотры — текущие у постов, вышедших в эти дни; средний охват — по постам старше двух суток. Как считается индекс качества
Публикации за период
Загрузка…
Түләмичә алып китсәк, арттан куып тотып, барыбер түләтәчәкләр яки, аннан да аянычы, төрмәгә ябып куярга мөмкиннәр. Ә менә Аллаһ биргән нигъмәтләрне кулланабыз, тик аларның безгә нәрсә өчен бирелгәнен дә, шөкер итеп рәхмәтле булырга тиешлегебез турында да уйламыйбыз. Бушка кулланып, түләмичә яшәсәк, безне дә бер көн газапка тартмаслармы?
Раил Фәйзрахманов
“Әбиебез кискән тырнакларын һәм коелган чәчләрен җыеп бара. Аларны һәм теш протезын кабере янына күмәргә куша. Мондый васыятьне без үтәргә тиешме?”
Сорауга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә:
– Тырнакларны кисеп тору, чәчләрне чиста һәм пөхтә тоту – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ә киселгән тырнаклар һәм чәчләр белән нишләргә дигәндә, дүрт мәзһәб галимнәре дә, аларны җиргә күмеп кую – мөстәхәб, ягъни хуплана торган гамәл, дип җавап бирәләр. «Әл-Хидая» һәм «Рәдд әл-мухтар» китапларындагы безнең галимнәр дә аларны күмеп кую хәерлерәк дип саныйлар.
Бу кагыйдәнең нигезе – кешегә һәм аның тәненең өлешләренә хөрмәт күрсәтү, чөнки Аллаһы Тәгалә “Әл-Исра” сүрәсенең 70 нче аятендә: «Без Адәм балаларын хөрмәт иттек», – дип әйтә. Кеше туфрактан яралтылган, шуңа күрә аннан аерылган өлешләргә дә туфракка кайтуы хәерлерәк.
Чәчләрне һәм тырнакларны яндыру, шулай ук аларны кая туры килсә, шунда чәчеп йөртү киңәш ителми. Аларны бәдрәфкә яки тәһарәт алу урынына ташламыйлар.
Күпфатирлы йортта яшәүчеләргә яки җире кышын кар астында калучыларга киселгәннәрне җыеп барырга һәм мөмкинлек чыккач, кеше йөрми торган җиргә күмеп кую рөхсәт ителә.
Йә Раббым🤲
Сиңа барча мактауларыбыз һәм шөкерләребез булсын! Без бары тик Сиңа гына зарларыбызны белдерәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз һәм Сиңа гына тәвәккәл кылабыз. Көч тә, куәт тә бары тик бөек һәм олуг Аллаһтан гына.
Әй, Аллаһым! Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ иң югары дәрәҗәләрдә, ахирәткә кадәр дәвам итәчәк салават-сәламнәреңне ирештер.
Әй, Аллаһым! Безнең исемебездән дә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ салават-сәламнәребезне ирештер. Без Сине күрмичә иман китердек. Зөл-Җәләли вәл-Икрам! Безгә бу дөньяда Синең ризалыгыңа ирешүне, ә ахирәттә Сине күрү бәхетенә лаек булуны насыйп ит.
Әй, Аллаһым! Без Синнән үлемнән соң тынычлык, иминлек, ризалык һәм хәерле тормыш сорыйбыз. Йә, галәмнәрнең Раббысы, безне Үзеңнең мәхәббәтеңә ирештер!
Әй, Аллаһым! Бу дөньядан киткән вакытта күңелләребезне Үзеңә булган ихлас мәхәббәт белән тутыр. Дөнья һәм андагы бар нәрсә күңелләребездә әһәмиятен югалтсын, ә Синең хозурыңа ашкыну теләге йөрәкләребезне биләсен. Шушы мәхәббәт безгә үлемнең авырлыгын һәм газапларын җиңеләйтсен. Йә, галәмнәрнең Раббысы!
Әй, Аллаһым! Без Синең мәхәббәтеңне, Сине сөючеләрнең мәхәббәтен һәм Синең мәхәббәтеңә якынайта торган гамәлләрне яратуны сорыйбыз.
Раббым! Безгә Үзеңнең ризалыгыңны һәм җәннәтеңне насыйп ит. Безне газабыңнан һәм газапка илтә торган гамәлләрдән сакла.
Әй, Аллаһым! Зөл-Җәләли вәл-Икрам! Һәр эшебезнең ахырын хәерле ит, киләчәгебезне Үзеңнең мәхәббәтең һәм рәхмәтең белән бизә.
Раббым! Син бар нәрсәне ишетәсең. Синнән сораучыларның күплеге Сине мәшәкатьләндерми, догаларның күплеге Сиңа авырлык китерми. Син — безнең терәгебез, өметебез һәм һәр авырлыкта ярдәмчебез.
Әй, Аллаһым! Безне Үзеңнең рәхмәтеңнән мәхрүм итмә. Зөл-Җәләли вәл-Икрам! Йөрәкләребезне Үзеңнең мәхәббәтең һәм рәхмәтең белән җылыт.
Әй, Аллаһым! Безгә файдалы гыйлем бир, өйрәнгәннәребезне гамәлдә кулланырга насыйп ит һәм гыйлемебезне арттыр.
Раббым! Безне Үзең яраткан һәм разый булган гамәлләр кылырга ныгыт, шул юлда ярдәмеңнән ташлама.
Әй, Аллаһым! Илләребезне, халкыбызны һәм җәмгыятебезне динебезгә дә, дөнья тормышыбызга да зыян китерә торган һәртөрле явызлыктан сакла. Зөл-Җәләли вәл-Икрам!
Әй, рәхим-шәфкать һәм юмартлык Иясе! Җир йөзендә яшәүче колларыңның күңелләрен тынычлык, сөенеч һәм бәрәкәт белән тутыр. Һәркемгә Үзең хәерле дип тапкан нигъмәтләреңне насыйп ит.
Әй, Аллаһым! Әгәр без догаларыбызга җавап алырга лаек булмасак та, Син җавап бирергә лаек булган Затсың. Син — Раббыбыз, киң рәхмәт һәм чиксез юмартлык Иясе.
Синең мәрхәмәтең — мәхәббәт, кичерүең — рәхмәт, ә рәхмәтеңнең чиге юк, әй, Зөл-Җәләли вәл-Икрам! Безне Үзеңнең рәхмәтең белән гафу ит, гөнаһларыбызны кичер.
Әй, Аллаһым! Безгә ишетү, күрү һәм физик көчебездән файдаланырга мөмкинлек бир. Бу нигъмәтләреңне бездән ал, безне көчсез һәм ярдәмчесез калдырма.
Әй, Аллаһым! Исламга һәм мөселманнарга яхшылык теләгән һәркемгә хәерле эшләрендә уңыш бир. Ә исламга һәм мөселманнарга зыян китерергә теләгәннәрнең явызлыгын кире бор. Син — чиксез кодрәт һәм куәт Иясе!
Әй, Аллаһым! Сине яраткан, сабырлык күрсәткән һәм Сиңа ныклы иман белән ышанган изге колларыңның догалары белән Сиңа ялварабыз. Әгәр аларның берсе Синнән берәр нәрсә сорап дога кылса, Син аның догасын кабул итәргә Кодрәтле.
Раббым! Шушы мизгелдә догаларыбызны кабул ит, өметләребезне хәерле рәвештә тормышка ашыр. Йә, галәмнәрнең Раббысы! Һәрберебезгә Үзең разый булган нәрсәләрне насыйп ит.
Әй, Аллаһым! Синең өчен бернәрсә дә авыр түгел. Без — Синең колларың. Догаларыбызны һәм өметләребезне Сиңа тапшырдык. Безне буш кул белән, өметсез калдырма. Рәхмәтеңнән мәхрүм итмә, күңелләребезгә тынычлык, тормышыбызга бәрәкәт, ахирәтебезгә бәхет насыйп ит.
Аллаһым! Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ, аның гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә салават-сәламнәрең булсын.
Әмин! Әмин! Әмин!
Барча мактаулар галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка хастыр!
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бер мәҗлестә бер кеше ашап утырды. Бер кабарлык
кына калгач, бу ир ризыгын:
«Бисмилләәһи әүвәлән
вә ахыйрән», — дип капты.
Пәйгамбәребез салләллаһу
галәйһи вә сәлләм моны күреп, елмаеп куйды. Аннан
сорадылар:
– Йә Расүллулаһ! Ни сәбәпле көлдегез?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Бу кеше ашар алдыннан «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтмәгән иде, шәйтан аның белән бергә ашады. Бер кабым нигъмәт калганнан соң, хәтеренә төшеп, «Бисмилләәһи әүвәлән вә ахыйрән» диде.
Шәйтан ашаган нәрсәсен косты, шуның өчен көлдем», — дип җавап бирде.
Берәр кеше ашый башлаганчы бисмилләне әйтергә
онытса, исенә төшү белән, «Бисмилләәһи әүвәлән вә
ахыйрән» дип әйтә ала.
Сезгә матур, качественный постельный комплектлар, мендәрләр, одеяллар, покрываллар тәкъдим итәм!
Бәяләре очсыз , ассортимент зур 😍
Узегез очен яки якыннарыгызга булэккэ сатып ала аласыз 👍
Заказлар Россия буенча кабул ителә, район-шәһәрләргә Озон, Вайлдбериз, Яндекс Маркет аша җибәрәбез!
Үзегезгә ошаган, үзегез теләгән постельный комплектларны менә шушы группага кереп, карап, заказ бирә аласыз:👇👇👇
Макс: https://max.ru/join/pql_7-FCUlbMx9J7040pPhuPhV1DWnNmz34-zq053GE
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…