Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 73172849885698

ДОГАЛЫ ЙОРТ

Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Мөселман кешесе вакытын ничек уздырырга тиеш, кыямәт көнендә аның өчен адәм баласыннан сорау булачакмы? “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Хәзрәт, кыямәт көне алдыннан вакыт тизәер, диләр. Бу вакытның бәрәкәте бетү белән бәйлеме икән?
– Коръәндә вакытның тиз узуы турында нәрсә дә булса әйтелми, әмма анда Аллаһы Тәгалә, төшкә хәтле булган вакыт белән, таң белән, төн белән ант итәм, ди. Ә менә Әнәс бин Мәликтән килә торган хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көне җитмәс, бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн – бер сәгать, ә бер сәгать шырпы сызарлык мизгел кебек узмыйча”, – дип әйтеп калдырган. Гомер тиз узып китә, аны бәрәкәтле итеп үткәрергә кирәк. 

– Вакытның узуын сизми калуыбызда, бәлки, гаджетларның да “гаебе” бардыр. Шуны кулыбызга алсак, дөньябыз онытыла. Димәк, буш вакытны дөрес уздыра белмибез.
– Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә: “Биш нәрсә килгәнче, әүвәлге бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, авыру килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның”, – ди. Көндәлек эшләрдән тыш, без Аллаһыга гыйбадәт кылырга да вакыт табарга тиешбез. Буш вакытны зикер әйтеп, тәсбих тартып, Коръән укып, дини гыйлем алып йә булмаса бер игелекле, саваплы гамәл кылып үткәрү бу дөньяң өчен дә, ахирәтең өчен дә файдалы. Игелек кыла алмасаң, һичьюгы гөнаһ эшләмә, бу да сәдака булып язылыр, иншаллаһ, дигән хәдис тә бар.

– Мәчеткә йөрергә, намаз укырга вакыт калмый диючеләр дә бар. Бу үзенә күрә бер аклану гынамы икән?  
– Намаз уку берничә минут вакытны гына ала. Кешенең вакыты телевизор каршында утырып, телефоннан кирәкмәгән сөйләшүләр алып барып, күбрәк тә узадыр. Ә менә кыямәт көнендә вакытны ничек үткәрүебез турында соралачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көнендә Аллаһының коллары биш әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар”, – ди. Шуларның берсе – яшьлеген ничек уздырган? Өлкәннәр арасында, дөрес яшәмәдем, яшьлегем җил куып узды, дип сыкранып йөрүчеләр күп. Кызганыч, алар олыгайгач кына аңлый шул моны. Гел шулай яшь, көчле, сәламәт булырсың кебек бит ул. Гомер бетмәгән, иртәгә эшләрмен дип калдырабыз, иртәге көн җиткәч, тагын иртәгә дип калдырабыз. Бу гадәт хәзер бигрәк тә күп таралган.

– Акча югалтсак кайгырабыз, ә вакытыбыз бушка узганга юк. Бер караганда акча була ул, ә вакытны кайтарып булмый. Нишләптер без адәм балалары моны аңлап бетермибез.
– Тәкъва мөселманнар вакытлары бушка узгангабик кайгыра торган була. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да, көн бер файдасызга үтте, дип борчылучылар бүген дә бар әле. Вакыт – агымсу, аны кире кайтара торган бер машина да уйлап табылмаган әле. Безнең өчен вакыт ул зур хәзинә. Аны мәгънәсез ток-шоулар, файдасыз сериаллар карап, буш сүз сөйләшеп, бер сәбәпсез диванда аунап үткәрмик. Вакытның кадерен белеп, гыйбадәттә булып, бу дөньябыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә игелекле гамәлләр кылып яшик.

Дилбәр Гарифуллина
Просмотры: 672
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА»

Дуслар, таныш кешемнең туганына акча җыялар🙏🏻 Бергәләшеп булышыйк әле🙏🏻 Ике бала анасына ярдәм кирәк, балаларга әни кирәк🤲🏻

8 906 325 24 80 Ак Барс, Сбербанк. Фатхуллин Рифнур Зуфарович
Назначение платежа: помощь на лечение
Просмотры: 2 818
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
– Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга?

– Намазның фарызларын укысаң, Аллаһның әмерен үтәдең, намазың намаздан китте дигән сүз. Әмма күңелең белән намазда булмасаң, аның савабы аз була. Намазны ашыкмыйча җиренә җиткереп һәм сөннәтләрен дә укысаң, сиңа савабы күбрәк языла. Тәсбих тә тартсаң, зекер дә әйтсәң, савапны тагын да артыграк аласың. Өстеңнән намаз уку бурычын гына төшермисең, зур бер багаж савап та аласың.

Кыямәт көнендә килер ди фарыз намазлар һәм алар булыр ди тишекле-тишекле. Аллаһы Тәгалә шунда, башка саваплы гамәлләре бармы, дип сорар. Нәфел намазлар, сәдакаларың шул тишекләрне каплый. Сүз уңаеннан, сөннәт намазларын һичшиксез укырга кирәклеген дә әйтергә кирәк.

Аларны калдырырга гадәтләнмәгез, кайбер галимнәр: «Гөнаһлы булырсыз», – дип тә кисәтә.

(Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмәдән)
Просмотры: 6 121
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
СӘДАКА БИРГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

"Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим."

Мәгънәсе:
"Әй, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең".

Догалы йорт
Просмотры: 7 739
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Йа Раббым, яман күзләрдән, начар сүзләрдән, нахаксыз рәнҗетелүләрдән, көнче кешеләрдән сакла.

Йа Раббым, үземә, гаиләмә зыян салучы, хаталанганымны көтүче, кайгыларыма сөенүче, шатлыгыма кайгыручы кешеләрне миннән ерак кыл.

Догалы йорт
Просмотры: 7 627
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «ДОГАЛЫ ЙОРТ» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти