Әминә дигән хатын сөйләде:
«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бер мәҗлестә бер кеше ашап утырды. Бер кабарлык
кына калгач, бу ир ризыгын:
«Бисмилләәһи әүвәлән
вә ахыйрән», — дип капты.
Пәйгамбәребез салләллаһу
галәйһи вә сәлләм моны күреп, елмаеп куйды. Аннан
сорадылар:
– Йә Расүллулаһ! Ни сәбәпле көлдегез?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Бу кеше ашар алдыннан «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтмәгән иде, шәйтан аның белән бергә ашады. Бер кабым нигъмәт калганнан соң, хәтеренә төшеп, «Бисмилләәһи әүвәлән вә ахыйрән» диде.
Шәйтан ашаган нәрсәсен косты, шуның өчен көлдем», — дип җавап бирде.
Берәр кеше ашый башлаганчы бисмилләне әйтергә
онытса, исенә төшү белән, «Бисмилләәһи әүвәлән вә
ахыйрән» дип әйтә ала.