Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 77125898484424

АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕

Серле сердәшчеләрем!
Әлеге каналымда сезне, чын мәгънәсендә , Алинәнең тормыш сәхифәсе генә түгел, ә:

❣️ Сүз, каләм һәм тормыш;
❣️ Хәзинәле хәтирәләр;
❣️ Илһам чишмәсе;
❣️ Хикәяләрем дәрьясы;
❣️ Хаклык хакында хикмәт;
❣️ Кайбыч афишасы;
❣️ Гапләшү бүлмәсе кебегрәк мәгънәви темалар яктыртылачак.
Гомүмән алсак, "ӘЛИФБАДАН ӘЛИНӘГӘ" дип атап булыр иде🤩♥️
Рәхим итегез, кушылыгыз, серләшик❣️

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Үземнең телефонда үз кулларым белән ясаган афишамны куеп китим әле ике вариантын да😁
Алайса Алинә ясамаган, башка кеше ясаган, диючеләргә, иии, ясаучы кеше табылса бик рәхмәтле генә булыр идем, диясем килә....🙏❤️

Ә үземнең эшләремә тамга сала башлыйм, авторские права белән интернетта сәяхәт итә башлаячаклар...🤣👏

Димәк, закон так закон...


"Алиня Хамисовна, ответом на ваш запрос:
Вам не нужно отдельно «оформлять» или «регистрировать» авторские права в государственных органах. Согласно ст. 1257 и ст. 1259 Гражданского кодекса РФ, авторское право возникает автоматически в момент создания афиши или видеоролика.
То, что другой человек может присвоить себе ваше авторство (заявить, что это сделал он) — это плагиат и прямое нарушение закона.

Защитите публикации публично

• Всегда подписывайте свои работы: ставьте знак охраны авторского права ©, свое имя/псевдоним и год (например: © Иван Иванов, 2026).
Просмотры: 100
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Фидаильгә, "Алинәне кая куйдың?", дигән берәү... — видео, канал «АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕» ▶ видео
Фидаильгә, "Алинәне кая куйдың?", дигән берәү...🫢😁
Кайтты да, ник, син кая соң?, ди....🤣

Өйдә мин, өйдә, җәмәгать....👋😍 Кичәле-бүгенле телефон тишегендә...абзагыз әйтмешли...
Төртелдең чистый шул телефоныңда, чукынып ди...🙈🤣❤️
Җомга исән-сау, тыныч кына үтеп китсә бу чара, Ходай кушып, аннары культураныкын төгәлләп бетереп тапшырсам..., конкретно пинсәгә китәсе иде, Аллаһы боерса....🤲👏
Просмотры: 145
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле иртә, Җиһаным!... — видео, канал «АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕» ▶ видео
Хәерле иртә, Җиһаным!...🍁

Хәлләрегез?

Чыннан да, сторислар, каналлар, төркемнәр, блогерлар... Безгә күзәтеп барырга болар, әлбәттә, кызык инде, мәш киләбез, тикшерәбез, бу аны куйган, теге моны куйган, рәхәт яши, тормышы ал да, гөл, дибез....

Ә чынлык бөтенләй башка... Тормыш - анаңны ормыш ул... Ясалма битлек астында ни яшерелгәнен кеше үзе генә белә...Сәхнәдән тыш, сәхнә арты да бар бит... Пәрдә аерып тора торган ягы... Беркемнең тормышына кызыгырлык түгел, чөнки менә бу видеодагы сүзләрнең мәгънәви ягы анык....

Минем тормышымда да монда куйганнарым - чишмәдән бер йотым су гына... Сезнең юрамалар, сүзләр, алар, күпчелек очракта, әкият сыман....Хәтта ки, үз авызымнан чыкканнары да яңгыр тамчысы гына, чынбарлык галәмәт киң, зур дәрья...
Чынбарлыкны берегез дә белми! Белдертергә кирәге дә юк... Белергә язмасын да...

Минеке генә түгел, сезнеке дә шул... Салават күпереннән генә атламый беребез дә, җирдәге сират күперен дә кичүләр була... Елмайган йөз - чиксез бәхетне генә, көлгән авыз - түгәрәк тормышны гына, мактану - тулы уңышны гына чагылдырмый....

Һәркемнең үзенеке.... Ләкин, һәммәбезнең кеше күзеннән яшерен җирләребез бар... Шулай яхшырак! Шулай кирәк һәм тиеш! Шулай барсын...

Бизәкләп яшик...❤️
Просмотры: 175
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле, матур, бәрәкәтле көннәр, дусларым! — видео, канал «АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕» ▶ видео
Хәерле, матур, бәрәкәтле көннәр, дусларым!

Ничек хәлләрегез? Исәнлекме, иминлекне?

Кайтмыйм, укыйбыз, дигән кешем, укуларын отменять иткәннәр дә, Аделем кайтып төште кичә төнге 12 тулып киткәч.... Вроде бар да өйдә, кем йөри икән ишектә, дип, котым очты... Ул чыгам аяк очыма басып, мин сиңа әйтим... Калганнарны күтәреп чыгып китсәләр дә, икенче якка борылып ятып йоклауларын дәвам итәләр, Валлаһи, мин сиңа әйтим... Алинә как всегда төн саклый... Шылт иткән саен уянып...

Ишеккә терәлеп баскан берәү, селкенми дә басып тора... Нишләп йөрисең, минәйтәм, төн уртасында, кешеме, җенме?... Пырхылдап көлеп җибәрде🤣 Адель... Әстәгъфируллаһ, дим, шатлык эчкә сыймады...❤️ Минем сыңар төртелә-төртелә Зәлинә чыгып килә, тоже бер төн пәрие...😁 Нишләп йөрисең, ди анысы да, күзен шарландырып...
Фидаиль ул "ике дөнья бер кәнди", дигәндәй, сабыр гына йоклап ятты, нарасый күк...🤣❤️
Зато таң тишегеннән "ду" китерә бөтен дөньяны... Кичтән ятып, таңга йокы туйдыра да, 4нчедә торып баса солдат сыман.... "5-6 бозавың бар бит, акыралардыр инде өрән салып, бар тизрәк кара...Авыртмаган башка тимер тарак эзләп үтә гомерләр... Ни пычагыма 3 тән торып, дөнья гөжләтеп йөрергә... " минәйтәм, эчтән генә....
7ләр тулганда ул уже арып-талып керә...🤣

Сәгать 5 тә, алтынчыда Зәмиле тора🙈 Үзе торганчы туксан мәртәбә будильнигы акыра чиләк төбенә салган тавыш чыгарып... Кайчак түземлек калмый, торып чыгып иманын киям тегенең, атасыныкын кия алмыйм бит, анысы өчен дә моңа эләгә....🤣

Шуннан шул, җәмәгать... Ял да шул, будние да шул хәл бездә... Гомерлек бер маршрут, диярсең....

Төне буе йоклый алмыйм, бу бер бәла минем өчен.... Таң бәтинкәсе шнурыннан тагын юк... Көндә шул, көн дә шул...❤️

Исән-сау булыйк🤲❤️
Просмотры: 149
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти