▶ видео
Хәерле иртә, Җиһаным!...🍁
Хәлләрегез?
Чыннан да, сторислар, каналлар, төркемнәр, блогерлар... Безгә күзәтеп барырга болар, әлбәттә, кызык инде, мәш киләбез, тикшерәбез, бу аны куйган, теге моны куйган, рәхәт яши, тормышы ал да, гөл, дибез....
Ә чынлык бөтенләй башка... Тормыш - анаңны ормыш ул... Ясалма битлек астында ни яшерелгәнен кеше үзе генә белә...Сәхнәдән тыш, сәхнә арты да бар бит... Пәрдә аерып тора торган ягы... Беркемнең тормышына кызыгырлык түгел, чөнки менә бу видеодагы сүзләрнең мәгънәви ягы анык....
Минем тормышымда да монда куйганнарым - чишмәдән бер йотым су гына... Сезнең юрамалар, сүзләр, алар, күпчелек очракта, әкият сыман....Хәтта ки, үз авызымнан чыкканнары да яңгыр тамчысы гына, чынбарлык галәмәт киң, зур дәрья...
Чынбарлыкны берегез дә белми! Белдертергә кирәге дә юк... Белергә язмасын да...
Минеке генә түгел, сезнеке дә шул... Салават күпереннән генә атламый беребез дә, җирдәге сират күперен дә кичүләр була... Елмайган йөз - чиксез бәхетне генә, көлгән авыз - түгәрәк тормышны гына, мактану - тулы уңышны гына чагылдырмый....
Һәркемнең үзенеке.... Ләкин, һәммәбезнең кеше күзеннән яшерен җирләребез бар... Шулай яхшырак! Шулай кирәк һәм тиеш! Шулай барсын...
Бизәкләп яшик...❤️