Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Хәерле, матур, бәрәкәтле көннәр, дусларым! — видео, канал «АЛИНӘ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ 🤫💕» ▶ видео

Хәерле, матур, бәрәкәтле көннәр, дусларым!



Ничек хәлләрегез? Исәнлекме, иминлекне?

Кайтмыйм, укыйбыз, дигән кешем, укуларын отменять иткәннәр дә, Аделем кайтып төште кичә төнге 12 тулып киткәч.... Вроде бар да өйдә, кем йөри икән ишектә, дип, котым очты... Ул чыгам аяк очыма басып, мин сиңа әйтим... Калганнарны күтәреп чыгып китсәләр дә, икенче якка борылып ятып йоклауларын дәвам итәләр, Валлаһи, мин сиңа әйтим... Алинә как всегда төн саклый... Шылт иткән саен уянып...

Ишеккә терәлеп баскан берәү, селкенми дә басып тора... Нишләп йөрисең, минәйтәм, төн уртасында, кешеме, җенме?... Пырхылдап көлеп җибәрде🤣 Адель... Әстәгъфируллаһ, дим, шатлык эчкә сыймады...❤️ Минем сыңар төртелә-төртелә Зәлинә чыгып килә, тоже бер төн пәрие...😁 Нишләп йөрисең, ди анысы да, күзен шарландырып...
Фидаиль ул "ике дөнья бер кәнди", дигәндәй, сабыр гына йоклап ятты, нарасый күк...🤣❤️
Зато таң тишегеннән "ду" китерә бөтен дөньяны... Кичтән ятып, таңга йокы туйдыра да, 4нчедә торып баса солдат сыман.... "5-6 бозавың бар бит, акыралардыр инде өрән салып, бар тизрәк кара...Авыртмаган башка тимер тарак эзләп үтә гомерләр... Ни пычагыма 3 тән торып, дөнья гөжләтеп йөрергә... " минәйтәм, эчтән генә....
7ләр тулганда ул уже арып-талып керә...🤣

Сәгать 5 тә, алтынчыда Зәмиле тора🙈 Үзе торганчы туксан мәртәбә будильнигы акыра чиләк төбенә салган тавыш чыгарып... Кайчак түземлек калмый, торып чыгып иманын киям тегенең, атасыныкын кия алмыйм бит, анысы өчен дә моңа эләгә....🤣

Шуннан шул, җәмәгать... Ял да шул, будние да шул хәл бездә... Гомерлек бер маршрут, диярсең....

Төне буе йоклый алмыйм, бу бер бәла минем өчен.... Таң бәтинкәсе шнурыннан тагын юк... Көндә шул, көн дә шул...❤️

Исән-сау булыйк🤲❤️
Просмотры: 151
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти