Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, кадерле хатын-кызларыбыз!



💐Сезне иң якты һәм иң җылы бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Әни — һәр кешенең тормышындагы иң беренче һәм иң кадерле кеше. Ул безгә гомер бүләк иткән, тәүге адымнарыбызны күргән, шатлыкларыбызга сөенгән, авыр чакларыбызда терәк булган. Әниләребезнең мәхәббәте, сабырлыгы һәм кайгыртуы — гаиләнең генә түгел, туган районыбызның, бөтен илебезнең ныклы нигезе.

🌷Бүген без әниләребезгә булган рәхмәтебезне сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмыйбыз.

✨Аларның тырышлыгы белән йортларыбызда җылы саклана, балалар телебезне, гореф-гадәтләребезне, илебезне яратып үсә. Нәкъ менә әниләр — гаилә учагын сүндерми саклаучылар, буыннар арасындагы күпер.

Кадерле әниләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телим. Һәр көнегез якын кешеләрегезнең яратуын, балаларыгызның игелеген күреп узсын. Өйләрегездән балаларның шат тавышы беркайчан да өзелмәсен, йөзегездән елмаю китмәсен.
Бәйрәм белән сезне!

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов
Просмотры: 479
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репосты публикации

Публикация канала

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти