Арча хәбәрләре - Арский район
Район яңалыклары төркеме📷 Группа новостей района📹
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Арск-информ"🗞
Дашборд
12 октября — 18 октября 2026
Загрузка…
Главные числа
Рост аудитории
+17подписчиков за период
+5 самый большой прирост · 16 окт 2026 −2 самая большая убыль · 18 окт 2026
Индекс качества
71/ 100Хороший
- Аудитория 14 из 25
- Честность роста 25 из 25
- Рекламная нагрузка 17 из 20
- Доверие 6 из 20
- Достоверность расчёта 8 из 10
без категории, 1–5 тыс. подписчиков · каналов в группе: 9221
Просмотры и охват
54 452просмотров за период 13,8 %
Средний охват поста — 756 просмотров (посты старше двух суток).
Вовлечённость подписчиков
0,74 %ER = реакции ÷ просмотры0,0 п. п.
Индекс цитируемости
0,9индекс цитируемости 14,0 %
Место среди похожих — выше, чем у 68 %. До уровня «высокий» нужно обойти ещё 1 005 каналов.
10 881-е место в MAX · Подробнее — вкладка «Упоминания»
Когда и сколько публикует
Форматы публикаций
Каждый пост — точка
Выше — больше просмотров, крупнее — больше реакций. Нажмите на точку, чтобы открыть пост.
Итоги периода
Нажмите на показатель — ниже он появится по точкам периода
Реклама в канале
Лучшие публикации
По просмотрам за период
Публикации по дням
Бледные столбики — дни, линия — среднее за 7 дней: видно, разгоняется канал или затихает
Данные обновлены в 23:08 по Москве. Просмотры — текущие у постов, вышедших в эти дни; средний охват — по постам старше двух суток. Как считается индекс качества
Публикации за период
Загрузка…
📌 Арча районы активы киңәшмәсендә газ куркынычсызлыгы мәсьәләсе каралды. Район газ хезмәте җитәкчесе Илшат Сабиров мәгълүматларына караганда:
🔹 Агымдагы елда 190 күпфатирлы йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән.
🔹 Бүгенгә планга кертелгән 15 010 абонентның 14 808енә хезмәт күрсәтелгән.
🔹 2025–2026 елларда белгечләрне өйгә кертмәүнең 90 очрагы теркәлгән.
🔹 Кимчелекләрне бетерү өчен 120 күрсәтмә бирелгән, 41 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылган.
❗ Ни өчен бу мөһим?
Газ җиһазларының төзек булуы гына җитми — вентиляция һәм төтен юлларының да дөрес эшләве кирәк. Аларның торышын вакытында тикшертү, газ хезмәте белгечләрен өйгә кертү һәм ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән бетерү — иминлекнең төп шартлары.
🏠 Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
✅ Газ җиһазларын карап торыгыз.
✅ Белгечләрне планлы тикшерүләргә вакытында кертегез.
✅ Вентиляция һәм төтен юлларының төзеклеген тикшертегез.
✅ Газ исе сизелсә, электр җиһазларын кабызмагыз һәм ачык ут кулланмагыз. Куркынычсыз урынга чыгып, 104 яки 112 номерына шалтыратыгыз.
⚠️ Онытмагыз: сөрем газы иссез булырга мөмкин, ә аның белән агулану кеше гомеренә куркыныч тудыра.
Иминлек — уртак җаваплылык! Үз тормышыбызга һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк!
Кайсы очракта газ бирү туктатыла?
Бу хакта тулырак безнең сайтыбызда
https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-gaz-ihazlarynyn-iminlegena-aerym-igietibar-birela
Татарстан фигуралы шуу остасы Риана Кадырова Россия Гран-при сериясенең Казанда узган этабында 186,78 балл җыйды.
🔹 Кыска программада спортчы 64,50 балл алып, дүртенче урында иде.
🔹 Ирекле программада Риана сикерү элементларын җитди хаталарсыз башкарды.
Ике программа нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкиле ярышны җиденче урында тәмамлады.
🏆 Ярыш җиңүчесе — Чувашия спортчысы Камилла Нелюбова.
#Татарстан #ФигуралыШуу #Спорт #Казан
Казанда узган XVIII Халыкара фестиваль-конкурста Арча талантлары уңышка иреште! 🏆
✨ «Аллегро» үрнәк хореография коллективының өлкәннәр һәм урта төркемнәре I һәм II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды. Җитәкчеләре - Аида Ондрина
✨ Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нурсолтан Фәйзрахманов I дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе - Ләйсән Ахунова
✨ «Алтын ай» фольклор ансамбле II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Миләүшә Сәгыйтова, Ләйсән Ахунова
👏 Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар һәм биек үрләр телибез!
Бу бәйрәм асфальт һәм билгеләр турында гына түгел: һәр тигез юл артында белгечләр командасының зур эше тора.
Районыбыз юллары хакында - безнең карточкаларда
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту, юл хәрәкәтенең өзлексез һәм имин булуын тәэмин итү — бүгенге шартларда җиңел булмаган бурыч. Сезнең җилкәләрегездә авыр, әмма бик тә кирәкле хезмәт ята.
Юл тармагында эшләүче төрле һөнәр ияләренең компетентлылыгына һәм профессиональ осталыгына меңләгән автомобиль йөртүченең, пассажирның һәм җәяүленең тормышы һәм иминлеге бәйле.
Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз һәм эшкә җаваплы карашыгыз нәтиҗәсендә Арча районы юллары тагын да сыйфатлырак, ә торак пунктларыбыз тагын да төзек һәм матур булыр дип ышанабыз.
Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм хезмәтегезгә җаваплы карашыгыз өчен сезгә зур рәхмәт!
Юл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар телим! Сезнең хезмәтегез районыбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен бик мөһим.
Һәрвакыт шулай район халкының ышанычын аклагыз, юлларыгыз һәрчак тигез һәм имин булсын, ә руль артында утыручылар сезгә карата һәрвакыт игътибарлы һәм рәхмәтле булсыннар!
Бәйрәм белән!
Арча муниципаль районы башлыгы А.Г. Хисаметдинов
Юл газабы — гүр газабы, дигән борынгылар. Бүген исә Арча районында бу мәкальнең мәгънәсен онытырлык матур үзгәрешләр бар!
✨ Быел «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы тарафыннан 991 миллион сумлык юл эшләре башкарылган!
✅ Түбән Аты, Иске Йорт авылларына яңа асфальт җәелгән.
✅ Урта Бирәзә юлы төзекләндерелгән.
✅ Сөрде авылына юл яңартылган.
✅ Пөшәңгәрдә, Арча–Теләче юлының бер өлешендә һәм Михайловка авылына илтүче юлда эшләр башкарылган.
🚧 Урта Сәрдә һәм Колачы авыллары юлларында эш дәвам итә.
Яңа юллар — уңайлы хәрәкәт, иминлек һәм авыл халкы өчен зур шатлык! Әле күптән түгел генә язын-көзен тракторларга бәйле булган юллар бүген матур асфальт белән сөендерә. Бу — еллар дәвамында көтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсе.
🙏 Районыбыз юлларын төзекләндерүгә өлеш керткән «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы , "Дорсервис" һәм "ТР күперләре" ширкәтләр һәм барлык юлчыларга, төзүчеләргә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт! Хезмәтегез бәяләнсен, юлларыгыз һәрчак тигез, эшләрегез уң булсын!
Һөнәри бәйрәмегез белән!
👩❤️👨 Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды! Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергәннәр.
💐 ЗАГС бүлегендә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Алар «Дан» китабына имзаларын куйдылар, символик медальләр белән алмаштылар һәм яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр. 💃🕺
👨👩👧👦 Вильдановлар өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген алар оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.
🌷 Юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм якыннарының игелеген күреп яшәүләрен телибез!
📌 Чыганак: Арча районы ЗАГС бүлеге
#Арча #БриллиантТуй #ГаиләБәхете ❤️
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…