Открытый канал ID 68547460855283

Журнал "Аллюки"

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

📚Русиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк. Мәгариф министрлыгы аның бердәм үрнәген расларга тәкъдим итте.
 
📚Әлеге документ педагогларга ташламалардан файдаланганда, һөнәри чараларда катнашканда, гомумән, кирәк булган нинди генә очракта да статусларын раслау хокугы бирәчәк.
Просмотры: 132
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
💦Фонтаннар да ялга туктый

🍁Уфада 1 ноябрьгә кадәр барлык 23 фонтанны да кышкылыкка консервациялиләр.
🍁Алар май аеннан салкыннар башланганчы эшли.
🍁Фонтаннарны кышка әзерләгәндә белгечләр суны агызып, идарә итү системасын сүндерәләр, фильтрларны юалар, барлык элементларны чистарталар.
🍁Кайбер объектларны өстәмә рәвештә каплыйлар.
Просмотры: 88
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🍁Башкортстанга Арктика ярларыннан тагын да салкынрак һава массалары килә, дип белдерделәр "Башгидрометүзәк"тә.
Синоптиклар фаразлавынча, ял көннәрендә һәм киләсе атна башында бу антициклонның йогынтысы сакланачак.
🍁Республикада явым-төшем көтелми, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -2, -8°, көндез +8, +13° булачак.
Просмотры: 113
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
▶ видео
📚🍁Яңа гына башланган уку елының беренче чиреге сизелми дә үтеп китте. Укучылар бүген дәресләрдән соң көзге каникулларга таралыша.
🤗☀Благовар районы Кашкалаша урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Назар Такиуллин белем үрләренә әйдәгән остазларына рәхмәт хисләрен җыр аша юллый.
Просмотры: 137
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
📚Русия Мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында укучыларның тәртибен бәяләү системасын кертте. Әлегә ул, пилот проекты буларак, Русиянең 7 төбәгендә үткәрелә һәм якынча 2 мең укучыны колачлый.

🤕Тәртип өчен начар билге алучыларны нәрсә көтә?

📚Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, тәртип өчен куелган билге өлгереш өчен билгеләрдә, аттестациядә, шулай ук укучының аттестатында чагылыш тапмаячак.

❗️ Әмма чирек яки триместр эчендә "ярамый торган тәртип" бәясе алган укучыларның ата-аналары белән психологик-педагогик консилиум уздыру һәм укучы белән профилактик эш оештыру өчен нигез булачак.
Просмотры: 118
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🍁Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә һава температурасы көндез +8 +13 градуска кадәр җылыначак. Төнлә -7 градуска кадәр суытачак. Явым-төшем көтелми. Җил төньяктан талгын.
🍁Алдагы көннәрдә һава торышы шундый ук булачак: төнлә — тотрыклы «минус», көндез +10 градустан югары.
Просмотры: 126
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
💯Иҗтимагый палатада киләсе елда үсмерләргә нинди өлкәләрдә эшләргә рөхсәт ителмәячәге турында сөйләделәр.
💯Яңа исемлек 2027 елның мартыннан эшли башлаячак. Әйтик, балигъ булмаганнар сәламәтлек өчен зыянлы һәм хәвефле объектларда, шулай ук әхлакый үсешкә куркыныч янаганда: уен бизнесы, төнге клублар, хоспислар, җирләү бюролары һәм башка өлкәләрдә эшли алмаячак.
Просмотры: 119
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
📚Русиядә магистратурада укучы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны арту күзәтелә. Әйтик, 2016 елдан 2023 елга кадәр 30 яшьтән 40 яшькә кадәрге студент-магистрантлар саны 50 меңгә диярлек арткан. Үсеш 4291 мең кешедән башланган. 40+ төркеме шул ук чорда өч тапкырга арткан – 53 мең студентка кадәр.
 
📚Озак вакыт тәнәфестән соң белем алуны дәвам итү нигә кирәк? Бу күренешне экспертлар, беренче чиратта, кешенең хезмәт базарына яраклашырга омтылуы белән аңлата. Мәсәлән, кеше ниндидер оешмада эшли һәм үзенә билгеле бер күнекмәләр җитмәвен аңлый.
❗️Шул ук вакытта тиздән кире динамика көтелә, ди белгечләр.
Просмотры: 149
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🤦‍♀️⏰Иртән хәлсезлек тойсаң...
✅Көзге чорда күпләргә иртән тору авырлаша, ә кемдер гадәтләнгән эшләрнең авырлык белән бирелүен, күбрәк көч алуын сизә.
Табиб-гастроэнтеролог, терапевт һәм нутрициолог Анастасия Рожко белдерүенчә, әгәр уянганнан соң эшкә керешү авыр булса, үз рационыңны, туклануыңны яңадан карарга кирәк.
 
✅Әйтик, иртән боткага магнийга бай ризыклар өстәргә була. Ул, үз чиратында, нерв системасы һәм мускуллар эшендә катнаша. Магнийга яшеллек, тулы бөртекле ярмалар, чикләвекләр, кузаклылар бай. Төшке ашка, мәсәлән, карабодай яки башка тулы бөртекле гарнир сайларга мөмкин.
 
✅Тимер энергияне көйләү өчен, шулай ук иммунитетны саклау өчен кирәк. Табиб атна дәвамында аксымның төрле чыганакларын чиратлашып, төп ризыкларны ярмалар, яшеллек һәм яшелчәләр белән тулыландырырга киңәш итә.
Просмотры: 150
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Журнал "Аллюки"» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти