Гөлүсә Шаһбан:
– «Кызым, синең түбәңдә чишмәң бардыр, бер туктамый гел агып кына тора», – дип әйтә иде әни. «Син бик бәхетле, Гөлүсә. Рәхәтләнеп, күз яшьләреңне агызып елыйсың. Елый алган кеше бик бәхетле ул», – дия иде укытучы апам. Закирга кияүгә чыккач кына ныгыдым, тормыш еламаска өйрәтте. Кечкенәдән үк үземә генә хас үҗәтлек бар. Без инде эшләп үскән буын. Бик изге күңелле, «юк» дип әйтә белми торган бер бала идем.
Просмотры: 57