▶ видео
❤️ Без газета чыгарабыз, ә алар аны укучысына илтеп җиткерә!
Хат ташучылар - «Шәһри Казан»ның иң тугры дуслары, иң ышанычлы ярдәмчеләре. Без газетаны укучы өчен әзерлибез, ә алар шул укучыларның һәркайсын диярлек йөзгә танып белә. Кайсы йортта кемнең газета көтеп торуын да, кемгә җылы сүз кирәклеген дә беләләр.
Бүген без аларга рәхмәт әйтеп кенә калмадык, бергәләп концерт карадык, чәй табыны артында гөрләшеп утырдык. Рәсми очрашудан бигрәк, күптән күрешмәгән якын дусларның җылы очрашуы булды бу.
Газетабызның укучыга илткән юлы сезнең куллар аша уза. Рәхмәт сезгә, кадерле хат ташучыларыбыз! ❤️