27 февральдә Казанда хәйрия маршруты йөриячәк.
“Зәкят” фонды хәйриячелегендәге бушлай автобусны тану бик җиңел: алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.
Быел да “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында борт номеры 708 булган 30 нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай булачак. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать алтыга кадәр Азинодагы “Дуслык” тукталышыннан Юдинодагы “Вокзал яны” тукталышына кадәр йөриячәк.
30 нчы маршрут юкка гына сайланмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле.
Пассажирлар Рамазан аенда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Моннан тыш, QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкин булачак.