Батырлар китә, батырлык кала…
Бүген Саба районы китапханәсендә Радик Исхаковның якты истәлеген мәңгеләштергән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
– Радикның арабыздан китүенә инде өч ел. Аның күпме батырлык кылганын, күпме гомерне үлем тырнагыннан йолып калганын, мөгаен, бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер, – дип бүлешә Гөлнара Фәтхерахманова. – Әмма бер нәрсә бәхәссез: Радик коткарып калган кешеләр аны онытмый. Ут эченнән яралы килеш алып чыккан солдатлар бүген дә аның каберенә кайта, әнисе янына килеп, рәхмәтләрен җиткерә. Чөнки гомер бүләк иткән кешене онытып буламыни?!
Ватандашыбызга багышланган кичәдә «Шәһри Казан» журналистлары да булды. Китапның авторы - безнең хезмәттәшебез, озак еллар "Шәһри Казан" газетасында эшләүче журналист Рәсимә Галиева.
❤️🩹 Радикның гомере өзелгән, әмма аның батырлыгы, игелекле гамәлләре, якты исеме кешеләр күңелендә яши. Инде менә китап битләрендә дә мәңгеләште…
📸 Фотода - китап авторы, батырның әнисе һәм кызы.
🎥Видео һәм фото авторлары
: Гөлнара Фәтхерахманова, Айсу Хәфизова.