Бүген Республика клиник хастаханәсендә капиталь төзекләндерүдән соң стационарның 4нче блогы ачылды.
Иртәгәдән биредәге палаталарга пациентлар кертелә башлаячак.
Капиталь ремонт 18 мең квадрат метрны колачлый, эшләр операция блогында, стационарда, патологоанатомия корпусында һәм хуҗалык биналарында алып барыла. Бүгенге көнгә чыгымнар суммасы 3 млрд сумга якын тәшкил иткән.
Төзекләндерү тәмамланганнан соң яңа операция блогында 17 урынына 26 операция бүлмәсе эшли башлаячак, яңа технологияләр, уңайлы шартлар һәм мәгълүмати системалар барлыкка киләчәк.
📹: Гүзәл Камалова