Загружаем изображение…
Кадер кичәсе кайсы төнгә туры киләчәк?
«Ләйләтүл Кадер» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер киче» яки «Кадер кичәсе» дип атыйлар. Бу төнне Аллаһы Тәгалә тәүбә иткән һәркемнең барлык гөнаһларын кичерә. Кадер кичәсе – Изге Коръән иңдерелгән төн.
Аллаһ Коръәннең 97нче «Әл-Кадер» сүрәсендә болай дигән: «Хакыйкатьтә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер. Ул төндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
Кадер кичәсенең билгеләре
Бу төненең төгәл кайсы көнгә туры киләчәге билгеле түгел, әмма хәдисләрдә аның Рамазан аеның соңгы ун төнендә так көннәрнең берсендә булачагы әйтелә. Кадер кичәсенең билгеләре:
- бу төн тыныч, җилсез һәм явым-төшемсез, ә күк йөзе болытсыз булачак;
- бу төн җирле климат өчен эссе дә, салкын да булмаячак;
- төнлә күк йөзе ялтыравын яисә балкуын күрергә мөмкин;
- күк йөзе аяз, ә ай якты булачак;
- йолдызлар атылмаячак;
- бу төннән соң иртән кояш нурларсыз, җиңелчә кызыл төстәге диск булып атачак.
Кадер киче киләсе төннәрнең берсенә туры килергә мөмкин:
10 март – Рамазан аеның 21нче төне;
12 март – Рамазан аеның 23нче төне;
14 март – Рамазан аеның 25нче төне;
16 март – Рамазан аеның 27нче төне;
18 март – Рамазан аеның 29нче төне.
Чыганак, фото - Рамил Гали, «Татар-информ»
#дин_вә_вөҗдан
Просмотры: 1 667