✅Россия Президенты Владимир Путинның ел йомгакларына багышланган туры элемтәсе һәм зур матбугат конференциясе декабрьгә планлаштырылган. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Чараның кайчан узачагы турындагы сорауга Кремль вәкиле: «Декабрьдә», — дип җавап биргән.
Элегрәк Дмитрий Песков Президентның туры элемтәсенә һәм зур матбугат конференциясенә әзерлек башлануын хәбәр иткән иде.
2025 елда Владимир Путинның туры элемтәсе һәм зур матбугат конференциясе бергә үткәрелде. Чара 4,5 сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә Президент 70тән артык темага аңлатма бирде.