Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 70949238961507

МЕНӘ ШУЛ

🌞Ничек бар- шулай...
🌞 Блогер түгелмен❗️
🌞Әз- мәз генә авыл тормышы, әз- мәз генә гаилә тормышым.
🌞Барлык язган- сөйләгәнне 200% җитди кабул итмәскә😉
🌞Юмор хисе булганнарга каналым да, күнелем дә һәрчак ачык🫶

Хәбәрләшү өчен:
https://max.ru/u/f9LHodD0cOISLQiep6xjzFHC1-zlq7Bha0yLtrKek7aj_lP3jSi-i_vWNSQ

Тел: 89534886436

Менә шул...

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә — видео 1 из 2, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә — видео 2 из 2, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
🌺Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә🫶
Хыялларны, теләкләрне бүген тормышка ашыра башлыйк. Бүген үзебезчә яши башлыйк. Иртәгә эх, дип үкенмәс өчен, бүген башлыйк🙏.

2нче видеоны озвучкасыз куйдым әле, кайчакта колакка яфрак кыштырдавы да тансык😉
Просмотры: 283
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле кичләр барыбызга да — видео, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶
Кичке разминка😉

Бүген берәү әйтә, әлекәем, Юлия бигрәк надан икән, бер сорауга да җавап белми, дип әйтә берәү сине, ди🤣🤣🤣.
Соң ярар инде, мин әйтәм, надан икән надан инде, значит ролемне әйбәт уйныйм, дидем🤣.
Шулай да, инде аңлатыплар язып та әртисләнеп утыруымны, видеоны төшергәнче 5 тапкыр бу сорауларга җавапларны тынлаганымны, кешегә һаман мине надан, дип уйлау җинелрәк икән, бәхәсләшеп тормыйм, ямегез😉
Просмотры: 401
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур… — видео, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
🌺Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур сүзләр яздылар, кызыксынып сораулар бирделәр личкама. Иң гаҗәбе- авылдашлар арасында да мәктәбебез эшчәнлеге белән якыннан таныш булмаучылар, мәктәбебез тормышын күзалламаучылар бар икән.
Әйткәнемчә, мәктәбебездә төп юнәлеш- хезмәт тәрбиясе. Тегү дәресләрен 5нче класстан башлап барлык укучылар да укыса, столяр хезмәте дәресләрен егетләр генә укый. 9нчы классны тәмамлаганда әлеге фәннән имтиханда практик эш итеп , үз куллары белән бүген мебель кибетенә куеп сатарлык табуретка эшлиләр.
Әлеге дәресне шулай ук алтын куллы ир- егет, 50 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, шулай ук бик күп мактаулы исемнәр, мактау кәгазьләре иясе фидакарь укытучыбыз Шаймарданов Рөстәм Шаехтимер улы укыта. Рөстәм абый укучы егетләребез белән безнең гозерләрне дә тиз генә, җиренә җиткереп үти, кайда нәрсә кагасы, сугасы, саплыйсы, үткерлисе бар, карап- барлап кына торалар🙏.

Мәктәбебез эшчәнлеге белән шулай гади генә, кыска гына итеп таныштыру кирәк дисәгез, реакция белдерерсез🙏.

Алдан ук әйткәнемчә, мәктәбебез үзенчәлекле мәктәп. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшлибез. Ел дәвамында төрле кешеләр, оешмалар әзме- күпме ярдәм кулы сузып, балаларның тормышларын бәйрәмгә әйләндерүче мизгелләр бүләк итәләр. Бәлки сезнең арада да, шундый киң күнелле, ярдәмчел танышларыгыз бардыр. Сүз иярә сүз чыккан вакытларда, безнең мәктәп, бездә укучы- тәрбияләнүче балалар турында да исләренә төшерсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек🙏
Просмотры: 445
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Чираттагы кичке разминка — видео, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
🌺Чираттагы кичке разминка👋

Конкурс турындагы постка монда гына өстәп язам. Сентябрь конкурсында берничә генә язма катнашкач, бәлки башка конкурс үткәрмәсмен, дип уйлаган идем. Уйладым- уйладым, уйладым- уйладым, тагын бер кат уйладым да, үткәреп карарга булдым.
Чынлап әз язма катнашса, конкурсларны шуның белән туктатам🙏
Просмотры: 479
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🌺Игътибар, конкурс❗️❗️❗️

📌Апрель- Карга боткасы ✅
Май - Балачак хатирәләре ✅
Июнь - Чөгендер кыйссасы✅
Июль - Безнең гаилә тарихы✅
Август - Печән сүзен әйтә күрмә,
аллергия✅
Сентябрь-Мәктәптә( укыганда) иң үзәккә үткәне ✅
📌 Октябрь - Эх, кайтасы иде шул чакларга
, исемле конкурс уздырыла.
📌Әлеге конкурс өчен язмалар 30.10..2026 га кадәр кабул ителә🙏.31.10.2026 көнне каналга куелып, кичтән нәтиҗә ясала🙏 Исеменнән аңлашылганча конкурска иң рәхәт, иң кадерле вакытларыгыз белән бәйле истәлекләрне язып җибәрергә кирәк.
📌 Язмалар аноним чыгарыла.
📌Ин күп лайк җыйган 2 язма авторына 500әр сум күләмендә акча күчерелә🫶.

📌Конкурска бүгеннән старт бирелә👋.
📌Рәхим итегез🫶. Үзегез язарга иренсәгез, иренми торган танышларыгызны әлеге каналга чакыра, аларны да катнаштыра аласыз🫶.
📌Ссылканы аерым пост итеп куям🫶

Язмаларны 89534886436 номерына ватсап яки макска җибәрергә мөмкин. Әлеге каналның шапкасында турыдан- туры хат язу өчен ссылка күрсәтелгән, шунда язарга да мөмкин.
Просмотры: 587
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Мәктәп темасы кызык, диючеләр дә күп. Сезнен өчен бүген… — видео, канал «МЕНӘ ШУЛ» ▶ видео
🌺Мәктәп темасы кызык, диючеләр дә күп. Сезнен өчен бүген мәктәбебезнең тегү хезмәте мастерскоен тиз генә видеога төшереп алдым🙏
Безнең үзенчәлекле мәктәбебездә төп максат- балаларны социаль тормышта югалып калмаслык, үз- үзләренә хезмәт күрсәтерлек шәхесләр итеп тәрбияләү. Әлбәттә, хезмәт тәрбиясе юнәлеше иң беренче юнәлеш булып тора.
Бер ялган түгел, 5нче класста беренче тапкыр тегү дәресенә кереп, атнасына 2-3 сәгать кенә әлеге дәресләрне укучы балалар мәктәпне тәмамлаганда имтиханга күз явын алырлык сәхнә киемнәре тегәрлек булып җитешәләр. Әлеге видеода сәхнә киемнәренең берничә төре генә күренә, калганнары белән концертлардан чыгышларны караганда таныша алырсыз, дип уйлыйм.
Тегү хезмәте дәресләрен 52 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, бииик күп мактаулы исемнәр, мактау кәгазьләре иясе, бүген дә яшь кызлар көнләшерлек итеп җиң сызганып эшләүче Мусина Гәүһәрия Зәки кызы укыта. Шундый фидакарь укытучылар булганга мәктәбебез алда әйтеп үткән максатка ирешә дә инде👍🔥
Просмотры: 484
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «МЕНӘ ШУЛ» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти