🌺Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур…
▶ видео
🌺Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур сүзләр яздылар, кызыксынып сораулар бирделәр личкама. Иң гаҗәбе- авылдашлар арасында да мәктәбебез эшчәнлеге белән якыннан таныш булмаучылар, мәктәбебез тормышын күзалламаучылар бар икән.
Әйткәнемчә, мәктәбебездә төп юнәлеш- хезмәт тәрбиясе. Тегү дәресләрен 5нче класстан башлап барлык укучылар да укыса, столяр хезмәте дәресләрен егетләр генә укый. 9нчы классны тәмамлаганда әлеге фәннән имтиханда практик эш итеп , үз куллары белән бүген мебель кибетенә куеп сатарлык табуретка эшлиләр.
Әлеге дәресне шулай ук алтын куллы ир- егет, 50 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, шулай ук бик күп мактаулы исемнәр, мактау кәгазьләре иясе фидакарь укытучыбыз Шаймарданов Рөстәм Шаехтимер улы укыта. Рөстәм абый укучы егетләребез белән безнең гозерләрне дә тиз генә, җиренә җиткереп үти, кайда нәрсә кагасы, сугасы, саплыйсы, үткерлисе бар, карап- барлап кына торалар🙏.
Мәктәбебез эшчәнлеге белән шулай гади генә, кыска гына итеп таныштыру кирәк дисәгез, реакция белдерерсез🙏.
Алдан ук әйткәнемчә, мәктәбебез үзенчәлекле мәктәп. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшлибез. Ел дәвамында төрле кешеләр, оешмалар әзме- күпме ярдәм кулы сузып, балаларның тормышларын бәйрәмгә әйләндерүче мизгелләр бүләк итәләр. Бәлки сезнең арада да, шундый киң күнелле, ярдәмчел танышларыгыз бардыр. Сүз иярә сүз чыккан вакытларда, безнең мәктәп, бездә укучы- тәрбияләнүче балалар турында да исләренә төшерсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек🙏