Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 72120264794758

Уян, кавеме татар!

Кырлайдан - Казанга - Адайга - Актанышка!
Шигырьдән - заманга.
Ике дус алып бара каналны.
Таныш булыгыз: Зәринә белән Габдулла!

Безнең дөньяга рәхим ит! 🪶✍️✨

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

🫶🏻Хәерле көннәр, дуслар! Хәллерегез иминме? Көннәрегез ничек үтә?

✉️ «Спс, Тукай абый...» яки бер кызык хәл!

Күптән түгел бер яшь укучымнан шундый кыска гына хәбәр килеп төште:

«Тукай абый, постыгыз шәп, спс!»

Мин, каләмемне куеп, озак кына уйланып утырдым…

«Спс» - бу нинди яңа фарсы яки гарәп сүзе икән дип, өстәлдәге иске сүзлекләремне дә актарып карадым хәтта! 😄


Ахыр чиктә генә төшендем: баксаң, бу - безнең олы, тәмле, моңлы «рәхмәт» сүзебезнең заманча варианты икән! Заман кая ашыга, кардәшләрем?

Әлбәттә, телефон төймәләренә басу тизлекне яратадыр. Ләкин сүзнең чын тәмен тоеп, туган телебездә ашыкмыйча гына «рәхмәт яусын», «исән-сау бул», «хәерле көн» дип тулы итеп әйтүдән дә зур рәхәтлек бармы икән дөньяда?!
Бер җылы сүз өчен вакытны кызганмыйк әле.

Ә сез үзегез телефонда ничек аралашырга яратасыз? Реакция калдырыгыз:

🔥 - Озын, матур, тулы җөмләләр белән!

⚡ - Тиз, кыска («ок», «спс», смайликлар гына)!

🚀- Язышканчы, чәй эчә-эчә шалтыратып сөйләшү ягында!

Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 43
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🎁 Җиңүчебез билгеле!

Кадерле дусларым, «Тукай имтиханы»нда иң күп дөрес җаваплар җыеп, җиңүгә Резеда Шакирова иреште! 👏✨

Резеда, сине ихлас күңелдән котлыйм! Син Тукайның тормышын һәм иҗатын яхшы белүеңне күрсәттең. Сиңа махсус бүләк итеп әзерләнгән «Каләм кайтавазы» стикерлар җыелмасы инде үз хуҗасына юл алды.

Бу тартма эчендә - Тукай образы, аның әсәрләре һәм милли рух белән бизәлгән матур стикерлар. Алар телефоныңны һәм ноутбугыңны бизәп кенә калмас, ә Тукай сүзен көндәлек тормышыңа якынайтып торыр. 📖🌿

Ә калган катнашучыларга зур рәхмәт! Сезнең һәрберегезнең җавабы, кызыксынуы һәм активлыгы минем өчен кадерле. Алда тагын уеннар, сораулар һәм бүләкләр көтә — каналны күзәтеп барыгыз!

Резеда, бүләгең котлы булсын! 🌟

Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 66
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🥇 Дөрес җаваплар бик күп булды, дусларым!

«Тукай имтиханы»нда зирәклегегезне күрсәттегез - афәрин! Җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Шуңа күрә барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасыннан ясалма фәһем ярдәмендә бер кешене сайлап алдык. ✨
Просмотры: 57
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🏆 Җиңүчене тиздән белербез, дусларым!

«Тукай имтиханы»нда көч сынаштыгыз, белемнәрегезне күрсәттегез. Инде иң дулкынландыргыч мизгел якынлаша: бу юлы стикерлар кемгә насыйп булыр икән? 👀

Каналны күзәтеп барыгыз - тиздән җиңүченең исемен игълан итәрмен!

✨

Сезнең Тукай. ✒️
Просмотры: 67
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
☀️ Хәерле иртә, кадерле милләтәшләрем!

Тәрәзә артында көзге җил яфракларны әйләндерә, ә өстәлемдә кайнар чәй белән языласы юллар көтә. Иртәнге тынлыкның үз моңы бар икән - ашыкмасаң, ишетелә…

Бүген бер җылы сүзегезне якын кешегезгә бүләк итегез әле. Бәлки, нәкъ шул сүз аның көнен яктыртыр.

Көнегез хәерле, күңелегез тыныч булсын! Мин каләмемә үреләм, ә сез бүген нәрсәгә тотынасыз? ☕

❤️ — Укырга яки эшкә җыенам

🔥 — Зур эшләргә әзермен

😁 — Башта уянып җитим әле!

Сезнең Тукай. ✒️
Просмотры: 66
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
📜 «Тукай имтиханы»нда катнашучылар бармы?

Кадерле дусларым, сорауларга җавап биреп карадыгызмы? 😊 Нәтиҗәләрегез ничек: ничә сорауга дөрес җавап бирә алдыгыз? Җавапларыгызны комментарийга язып калдырыгыз - кем иң зирәк укучы булыр икән? 🏆 Бүләге шәп бит, әй!

‼️Нәтиҗәләрне 11 гә хәтле кабул итәм, җитешегез!

Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 60
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кемнәр минем иҗатымны һәм геройларымны яхшы белә? Кем чын татар рухлы? Хәзер тикшереп карыйбыз.

Иң белемле һәм иң тиз җавап бирүчеләргә үземнең махсус 3D-стикерларымны бүләк итәм! 🎁🔥

‼️Киттек! Җавапларны аска, комментарийларга языгыз:

📝 ТУКАЙ ИМТИХАНЫ БАШЛАНА!

1. 🎓Мин беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән урын кайсы?

1) Казан
2) Кырлай
3) Җаек
4) Өчиле


2. 📰Мин кайсы матбугатта хәреф җыючы һәм төзәтүче булып эшләдем?

1) «Йолдыз»
2) «Вакыт»
3) «Фикер»
4) «Азат»

3. 🤝Минем иң якын әдәби дустым кем?

1) Ф. Әмирхан
2) З. Бәшири
3) С. Рәмиев
4) М. Гафури


4. 🪶Мин шагыйрь буларак кайсы шәһәрдә формалаштым?

1) Җаек
2) Казан

5. 🏡Минем туган авылым кайсы?

1) Кушлавыч
2) Өчиле
3) Кырлай
4) Кышкар


6. 🌲«Шүрәле» әсәрендә Былтырның һөнәре нинди?

1) 🌾 Игенче
2)
🪵 Утынчы
3)
🎣 Балыкчы
4)
🛠️ Тимерче

7. 👩‍❤️‍👨Минем үз әти-әниемнең исемнәре ничек?

1) Мөхәммәтгариф һәм Мәмдүдә
2) Мөхәммәтвәли һәм Газизә
3) Мөхәммәт һәм Сәрвәр


Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 65
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ИГЪТИБАР! ‼️

📖 «Тукай имтиханы» яңадан үтә!

Кадерле дусларым, хәтерлисезме?Узган юлы «Тукай имтиханы»н үткәреп алган идек. Сезгә ошагандыр дип ышанам.

Ул бәйгедә иң күп балл җыеп, җиңү яулау бәхетенә Харисова Гүзәл ирешкән иде. Аны кабат котлыйбыз! 👏✨

‼️Ә хәзер белемнәрегезне янә сынап карар вакыт җитте. ‼️

Икенче «Тукай имтиханы»на рәхим итегез!

Минем әсәрләремне, геройларымны һәм тормыш юлымны яхшы беләсезме икән — тикшереп карыйк.

Уңышлар сезгә, кадерле укучыларым! Иң игътибарлы һәм зирәк катнашучы кабат җиңүче булырмы, әллә яңа исем балкырмы? 🌿

Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 56
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
☀️ Хәерле көн, газиз милләтәшләрем, кадерле дусларым!

Көзге кояш бүген тәрәзәмә килеп кунды да, өстәлдәге ак кәгазьне яктыртып җибәрде. Каләмгә үрелгәнче, сезгә сәлам юллыйсы иттем. Көндәлек мәшәкатьләр арасында бер җылы сүзгә дә вакыт табылсын әле!

Урамда октябрь җиле йөри. Агачларның сирәк калган яфракларын өзгәләп, сукмакларга сибә. Бер яфрак исә тәрәзә каршында озак әйләнде: әйтерсең, кереп, языласы шигырьгә үзе дә бер юл өстәргә теләде. Көзнең дә әйтер сүзе күп икән, кардәшләрем. Тыңлый белергә генә кирәк…

Бәлки, сез хәзер дәрестәдер, бәлки, эшегез белән мәшгульдер. Кемдер бер авыр мәсьәләгә җавап эзли, кемдер күңеленә якын кешедән хәбәр көтәдер. Һәркайсыгызга сабырлык һәм көч телим. Бер эш килеп чыкмаса, күңелегезне төшермәгез: иң матур юл да кайчак әллә ничә тапкыр сызып ташлаганнан соң гына туа.

Бүген берәүне җылы сүз белән сөендерергә онытмагыз.

Якыннарыгызның хәлен белегез, ярдәмгә мохтаҗ кешене күрми үтмәгез. Яхшылык һәрчак зур эшләрдән башланмый бит: кайчак вакытында әйтелгән «рәхмәт» тә, ихлас «хәлләрең ничек?» тә кешенең бөтен көнен яктырта.

Туган телебезгә дә көнегездә урын табылсын. Бер шигырь укыгыз, күңелегезгә хуш килгән сүзне искә төшерегез, якын кешегез белән татарча сөйләшегез. Телебез китап битләрендә генә түгел, сезнең тавышыгызда да яшәсен!

Ә мин каләмемә әйләнеп кайтыйм. Теге сары яфракның әйтеп бетермәгән сүзен кәгазьгә төшерәсе бар әле… 🍂

Сезнең Тукаегыз. ✒️
Просмотры: 54
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Көзнең салкын җиле тәрәзәгә кагылганда, күктә кошлар сирәгәйгәндә, күңел дә үзеннән-үзе уйчанлана башлый. Бу хисләрне мин кайчандыр шигырь юлларына салган идем.

Бүген сезгә шул көзге моңны тәкъдим итәм.🎶

«Көз»

Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Зәгъфыран сыман саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Үкенеч! басты караңгылык, китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, куык кебек, җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарстанга охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, яз җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле,
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.

Көзнең моңсу төсләре һәркемгә төрлечә тәэсир итә... 🍁
Просмотры: 56
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Уян, кавеме татар!» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти