Көзнең салкын җиле тәрәзәгә кагылганда, күктә кошлар сирәгәйгәндә, күңел дә үзеннән-үзе уйчанлана башлый. Бу хисләрне мин кайчандыр шигырь юлларына салган идем.
Бүген сезгә шул көзге моңны тәкъдим итәм.🎶
«Көз»
Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Зәгъфыран сыман саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Үкенеч! басты караңгылык, китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, куык кебек, җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарстанга охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, яз җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле,
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
Көзнең моңсу төсләре һәркемгә төрлечә тәэсир итә... 🍁