Открытый канал ID 73942998729221

Бакча

🪴 Хөрмәтле бакчачылар! Бакчачылар мәйданына рәхим итегез. Бергә булыйк, дус яшик.
🌹 Чәчәкләр, гөлләр
🍒 Бакчачылык
🏡 Тормыш-көнкүреш
🧆 Рецептлар
Реклама буенча һәм сорауларны миңа личкага яза аласыз.
6max.ru/rozo4ka12

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Иң элек тишелерме, аннан үсәрме 🤔 хәзер урнаштырып бетереп булмый 😇 все, кәбестәләр дә гаражга кереп утырды.
Безнең әле виноград та, розалар да киселмәде, ялларны көтәләр.
🌱Җыеласы, җыелды бугай инде, руккола гына пленка астында жылынып тора.
Дусларым, сездә бакчаны кышка әзерләү эшләре ничек бара?
Просмотры: 325
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кузаклы фасоль яратасызмы🫛
"Сады России"ның "Спагетти фиолотевая" фасоленең кузаклары 1 метрга кадәр үсә! Безгә яшеле күбрәк ошады, шәмәхәсе безнең бакчаны яратты, яхшырак үсте.
🌱 Фотолар үземнеке.
Просмотры: 614
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Балан катыгын ничек ясарга?
Гөлсем ЗӨБӘЕРОВА, Кама Тамагы районы Иске Барыш авылы:
— Арыш, куас оны кушып пешергән баланны безнең якта “Балан катыгы” дип йөртәләр. Элек әбиләр аны мичтә пешерә иде. Хәзер көйдерми торган калын төпле савытлар күп. Кайбер кеше балан катыгын куас оны белән генә ясый, әмма арыш оны да кушсаң, тәмлерәк килеп чыга. Чәй белән эчәргә дә яхшы. Баланны болай ашап булмый бит, ә файдасы бик зур.
📌 Беренче ысул. 4 стакан баланга 3 стакан шикәр комы, 5 стакан су, 1 әр стакан арыш, куас оны салам. 1,5-2 сәгать чамасы сүрән утта плитәдә пешерәм. Болгатып торырга кирәк.
📌 Икенче ысул. 5 стакан су (куе булса, соңыннан өстәргә мөмкин), 4 стакан балан, 3 стакан шикәр комы, 1 әр стакан арыш, куас оны. Җылымса суга салып, сүрән утта 1,5-2 сәгать пешерергә. 3 стакан гына су кушып пешереп, пирог эчлеге итәргә дә була.
Просмотры: 778
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Көлеп яшәгез! 😂🤣

Урман эченнән барам. Төн, яңгыр, җил. Бөтенләй туңып беттем. Карыйм - машина. Тәрәзәсеннән карыйм – беркем дә юк. Ишек бикле түгел, кереп утырдым. Кинәт машина кузгалып китте. Мин шаккатып утырам: рульда кеше юк, машина бара. Ниндидер йонлач кул рульне боргалады да тагын юкка чыкты. Минем котым ботыма төште. Шөкер, авыл күренде, менә инде беренче йортлар. Шунда машина туктады да машина ишеген ачып бер ир карады:
- Син нишлисең монда?
- Менә, машинада барам...
- Мин шул яңгырда нужарып машинаны этеп барам, ә ул машинада бара!!!
Просмотры: 848
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Салкын бүген, ә без һаман уңыш җыябыз 😇
Порейны казыдык, былтыр орлык ясаган урында кишерләр тишелеп чыккан иде, карамыйбыз да, матур гына үскәннәр, укроп та үзе тишелгән, үзе үскән!
🥦 Брокколи әллә дүртенче кругка китте, һаман үсә, бер ягы чәчәк ата башлады. Йолкып ташларга кул җитми һаман. Агасси - яхшы гибрид булды, киләсе сезонга планга кертеп куйдым. Менә бер чәчәкле кәбестә тормоз булды, ниһаять, ноябрь капка какканда уянып, үсмәкче булып утыра. Сноуболл гибридын ел да үстерәм, болай итми иде. Брюс шулай озак үсә дисәм, анысы да тиз өлгерә диелгән иде. Кыскасы, аптыраган🧑‍🌾
Просмотры: 1 362
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Бакча» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти