Балан катыгын ничек ясарга?


Гөлсем ЗӨБӘЕРОВА, Кама Тамагы районы Иске Барыш авылы:
— Арыш, куас оны кушып пешергән баланны безнең якта “Балан катыгы” дип йөртәләр. Элек әбиләр аны мичтә пешерә иде. Хәзер көйдерми торган калын төпле савытлар күп. Кайбер кеше балан катыгын куас оны белән генә ясый, әмма арыш оны да кушсаң, тәмлерәк килеп чыга. Чәй белән эчәргә дә яхшы. Баланны болай ашап булмый бит, ә файдасы бик зур.
📌 Беренче ысул. 4 стакан баланга 3 стакан шикәр комы, 5 стакан су, 1 әр стакан арыш, куас оны салам. 1,5-2 сәгать чамасы сүрән утта плитәдә пешерәм. Болгатып торырга кирәк.
📌 Икенче ысул. 5 стакан су (куе булса, соңыннан өстәргә мөмкин), 4 стакан балан, 3 стакан шикәр комы, 1 әр стакан арыш, куас оны. Җылымса суга салып, сүрән утта 1,5-2 сәгать пешерергә. 3 стакан гына су кушып пешереп, пирог эчлеге итәргә дә була.
Просмотры: 1 789
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти