❄Башкортстанга кыш килде. “Башгидрометүзәк” синоптиклары ял көннәренә…
❄Башкортстанга кыш килде. “Башгидрометүзәк” синоптиклары ял көннәренә чын суыклар вәгъдә итә. Бүген республикада бераз кар явачак, урыны белән көчле булачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык булуы, урыны белән кар сырынтылары ятуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы -1, -6 градус булачак.