Загружаем изображение…
💢Башкортстанда ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә.
Узган атна белән чагыштырганда, вируслы инфекцияләрне эләктерүчеләр 8,8 процентка арткан, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор” белгечләре. Авыручыларның яртысы диярлек, 47,4 проценты - 14 яшькә кадәрге балалар.
Шул ук вакытта, республикада грипп вирусларының таралуы сизелерлек кимегән.
Кулларны ешрак юарга бүлмәләрне җилләтергә, салкын тию симптомнары булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмаска, дөрес туклану, йокы һәм физик активлык белән иммунитетны ныгыту турында онытмагыз, дуслар.