25 ноябрьдә Үргәагар авылында Гармунчылар көне билгеләп үтелде. Мәдәният йортында, авылыбызның һәвәскәр гармунчылары җыелышып, элеккеге моңлы җырларыбызны барлап, рәхәтләнеп бер җырлашып утырды.



"Уйнагыз, гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен өзмәскә өндәүче, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый. 

“Авыл халкы гармун моңнарына кушылып җырлады, биеде. Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын. Тагын очрашулар насыйп булсын иде”, – ди мәдәният йорты мөдире Гөлшат Мусина.
Просмотры: 309
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репосты публикации

Публикация канала

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти