Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»Әҗәкүл мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов «Гаилә мәктәбе» дәресендә катнашып, ислам дине кануннары нигезендә укучыларга вәгазь сөйләде.
«Мөхтәрәм укучылар, районыбызның киләчәге, илебезнең терәге, барлык өметләребез сездә. Гаилә — республикабызның, илебезнең, милләтебезнең иң уң кулы булып тора.
Әти сүзе — зур васыять ул. Үзебез Мәскәү шәһәрендә укыганда, ял көннәрендә яшьләр урамга чыга идек. Шул чакта сезнең кебек яшь егет-кызлар яныбызга килеп, сораштыру үткәрә иделәр:
“Гаиләгездә бәхет бармы? Балагыз бармы? Аларны ничек тәрбиялисез?” — дип сорыйлар иде.
Бүген безнең сөйләвебез дә менә шушы әти һәм гаилә мәсьәләсе турында булачак.
Әти дигәч, күз алдыгызга кем килеп баса? Әти сүзе сезнең өчен нәрсәне аңлата? Әти кеше — ул гаиләнең фундаменталь нигезе. Әти бөтен гаиләне тота, бар яклап та тәэмин итә, яклау һәм саклау — аның җилкәсендә. Гаиләнең фундаменты нык булса, гаилә дә нык була, бала да яхшы тәрбия ала.
Пәйгамбәребезнең хәдисләренә таянып әйтсәк, балаларга иң яхшы тәрбияне әти генә бирә ала.
Тулырак:
https://aktanysh-rt.ru/news/gaila-maktabe/rail-xazrat-maxmutov-ati-gailanen-fundamental-terage