Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Загружаем изображение…
Загружаем изображение…
Загружаем изображение…

Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»



Әҗәкүл мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов «Гаилә мәктәбе» дәресендә катнашып, ислам дине кануннары нигезендә укучыларга вәгазь сөйләде.

«Мөхтәрәм укучылар, районыбызның киләчәге, илебезнең терәге, барлык өметләребез сездә. Гаилә — республикабызның, илебезнең, милләтебезнең иң уң кулы булып тора.

Әти сүзе — зур васыять ул. Үзебез Мәскәү шәһәрендә укыганда, ял көннәрендә яшьләр урамга чыга идек. Шул чакта сезнең кебек яшь егет-кызлар яныбызга килеп, сораштыру үткәрә иделәр: “Гаиләгездә бәхет бармы? Балагыз бармы? Аларны ничек тәрбиялисез?” — дип сорыйлар иде.

Бүген безнең сөйләвебез дә менә шушы әти һәм гаилә мәсьәләсе турында булачак.

Әти дигәч, күз алдыгызга кем килеп баса? Әти сүзе сезнең өчен нәрсәне аңлата? Әти кеше — ул гаиләнең фундаменталь нигезе. Әти бөтен гаиләне тота, бар яклап та тәэмин итә, яклау һәм саклау — аның җилкәсендә. Гаиләнең фундаменты нык булса, гаилә дә нык була, бала да яхшы тәрбия ала.

Пәйгамбәребезнең хәдисләренә таянып әйтсәк, балаларга иң яхшы тәрбияне әти генә бирә ала.
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/gaila-maktabe/rail-xazrat-maxmutov-ati-gailanen-fundamental-terage
Просмотры: 1 025
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти