🔴☝️Казан филармониясе легендар «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен яңарта!



🎶 20, 21 һәм 29 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе әзерләгән «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектакленең премьерасы була. Туфан Миңнуллинның танылган комедиясе яңа сәхнә сулышы алачак. Тамашачыларны җыр, бию һәм көлкеле вакыйгаларга бай тамаша көтә.

📜 Әлеге әсәр 1970 нче елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш казана. Ул театр репертуарында ярты гасырга якын саклана. Хәзер легендар комедия вокаль-хореографик спектакль форматында тәкъдим ителә.

💃 Яңа куелышта Казан шәһәр филармониясе артистларының вокаль осталыгы һәм «Казан» бию ансамбленең хореографиясе берләшә. Чагу костюмнар, музыкаль номерлар һәм дәртле биюләр әсәрнең милли колоритын тагын да баета.

💘 Спектакльнең үзәгендә — яшь һәм сөйкемле Диләфрүз. Аның йөрәген яуларга дүрт кияү омтыла: тыйнак һәм тырыш Җәмил, фетнәче Шәкүр, студент Галим һәм шәһәр егете Исмәгыйль. Һәркайсы үзен кызның иң лаеклы кавалеры дип саный. Ә бу көндәшлек көлкеле хәлләргә, көнләшүгә һәм көтелмәгән борылышларга китерә.

🌟 Диләфрүз ролен Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның кызы, ГИТИС студенты Миләүшә Закирова башкара. Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Руслан Закиров, Рафаэль Якупов, Айгиз Хәйдәршин, Алмаз Хәсәнов һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Сөнәгатова катнаша.

🎨 Яңа спектакль — классик әсәрнең гади кабатланышы түгел, ә аның заманча сәнгатьчә укылышы. Куючылар милли рухны, үткен юморны һәм кеше мөнәсәбәтләренең актуальлеген саклап калырга тырыша.

🎧 Тамаша татар телендә барачак. Рус телле тамашачылар өчен синхрон тәрҗемә каралган.

🎭 В Казани покажут легендарную комедию «Четыре жениха для Диляфруз»

🎶 20, 21 и 29 ноября в культурном центре «Чулпан» Казанская городская филармония представит музыкальный спектакль по знаменитой комедии Туфана Миннуллина. Классическая история возвращается на сцену в новом формате — с песнями, танцами и национальным колоритом.

📜 В 1970-х годах постановка стала хитом театра имени Галиасгара Камала и оставалась в его репертуаре почти полвека.

💐 В центре сюжета — Диляфруз, за сердце которой борются четверо совершенно разных женихов: Джамиль, Шакур, Галим и Исмагил. Их соперничество обещает зрителям немало юмора и неожиданных ситуаций.

🌟 Главную роль исполнит Миляуша Закирова, дочь народного артиста Татарстана Рустема Закирова, студентка ГИТИСа. В спектакле также участвуют Фердинанд Фатхи, Руслан Закиров, Рафаэль Якупов, Айгиз Хайдаршин, Алмаз Хасанов и Лейсан Сунага́това.

🎧 Спектакль пройдёт на татарском языке. Для русскоязычных зрителей предусмотрен синхронный перевод.
Просмотры: 446
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репосты публикации

Публикация канала

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти