Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 70215455686738

Татар Эстрада

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Эльвира Фазлиева (АИДА) белән интервьюдан өзек — видео, канал «Татар Эстрада» ▶ видео
Эльвира Фазлиева (АИДА) белән интервьюдан өзек 👇

— Тәкъдим ясаганда күңелдә нинди хисләр булды? Хәзер инде туй йә никах турында уйланасыздыр?

— Тәкъдим ясагач, әлбәттә, бик сөендем. «Шаккаттым, көтелмәгән хәл иде», — дип әйтә алмыйм, чөнки без гаилә кору турында сөйләшә идек. Ресторанга кичке ашка кердек, менә шул мизгелдә сөйгәнем тәкъдим ясады. Туй турында уйлыйбыз, сөйләшәбез. Хәзер инде планлаштыру этабына күчәбез. Ирем рус кешесе булгач, никах үткәрмибез. Туйга Мәскәүдәге дус-туганнарыбызны җыясы килә.

Минем туганнарга Мәскәүгә килергә кыенрак була. Әни дә соңгы арада авырды, аңа озын юлга чыгарга ярамый әле. Шуңа мөмкинлек булгач, Әлмәткә кайтып, тагын бер кат якыннарыбыз белән мәҗлес үткәрергә исәп бар. Беркемне игътибарсыз калдырасы килми. Моңа өстәп, әнинең дә мине туй күлмәгендә күрәсе киләдер. Мин бер тапкыр да кияүгә чыкмадым әле. Туй күлмәген кигәнем дә, рәсми язылышканым да булмады.
Просмотры: 1 427
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — видео 1 из 2, канал «Татар Эстрада» ▶ видео
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — видео 2 из 2, канал «Татар Эстрада» ▶ видео
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — фото, канал «Татар Эстрада»
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр килде 😢

"Композитор" позывноен алган Җәлил, Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җыр аның яраткан шөгеле була. Хәрби операция башлангач җырчының малае мобилизациягә эләгә. Җәлил, озак уйламыйча, килешү төзеп, малае артыннан шул ук частькә китә.

Массакүләм тамашачыга ул 2023 елның башында танылды. Ул вакытта интернет челтәрендә, аның блиндажда, солдатлар белән "Мин яратам сине шашынып" дигән җыры киң таралып өлгерде.

Ялга кайткач, 8 март бәйрәме уңаеннан, авылдашлары өчен соңгы зур концертын куя. Күңеле сизенгән кебек : "Әллә тагын кайтып була, әллә юк. Баргач, зур сугышка керәбез", - дигән сүзләре була.

Авыр туфракларыгыз җиңел булсын диеп, башын ия татар дөньясы.
Урыныгыз җәннәттә булсын!
🤲
Просмотры: 5 136
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Сәхнәдән берникадәр тәнәфес алган Азалия Вәлиева кабаттан безне… — видео, канал «Татар Эстрада» ▶ видео
Сәхнәдән берникадәр тәнәфес алган Азалия Вәлиева кабаттан безне сөендерә 🔥

Шулай итеп, бездә КЛИП ПРЕМЬЕРАСЫ 🎬

«Булды инде, булды» 🤫


https://vk.ru/valeevazalia


Рәхим итеп карагыз 🫶🏼


Азалия Вәлиеваны сагынган идегезме? 🥰
Просмотры: 4 210
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Изге җомга мөбәрәк булсын! 🌙

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тыныч тормыш, якыннарыбызның исән-имин булуын насыйп итсен. Амин 🤲
Просмотры: 4 650
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек 👇

— Сине армиягә озатып калган Индира сәламәт, баһадирдай таза егетенең ике аяксыз калуын ничек кабул итте?

— Нык холыклы, искиткеч сабыр Индира — миңа тормыш бүләге ул. Без аның белән бер авылдан, бергә үстек, бергә укыдык. Мәктәптә үк бер-беребезгә гашыйк булдык. Индира мине армиягә озатып калды. Фаҗигагә тарыгач, инде Индирам белән хушлашырга туры киләчәк дип уйладым. Шул уй тән сызлануларыннан да газаплырак иде. Аңа йөк буласым килмәде. Бу хакта әйткәч, Индира миңа бик ачуланды, ташлашабыз дигән уйны башыңа да кертмә дип кырт кисте. Мәхәббәт бик көчле хис, Индирамның тугрылыгы, бер-беребезне яратуыбыз мине теге дөньядан тартып чыгарды. Ул реанимациядә һәрчак минем белән булды: “Мин сине беркайчан да ташламаячакмын”, — дип кабатлады. Мин аның ышанычын акларга, ничек тә аңа лаек ир булырга тырыша башладым. Врачлар авыр әйбер күтәрүдән катгый тыйсалар да, башта сулы шешәләр, аннан гантельләр күтәреп, кулларны ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә тотындым. Минем ничек итеп тазарырга, савыгырга тырышуымны карарга төрле бүлектәге авырулар җыела иде. Урын өстендә яту, инвалид арбасында утыру бик авыр, минем протез аякларда булса да йөрисем килде, үземне чын сәламәт кешедәй тоярмын кебек иде. Ләкин әзер протезларны күреп, баладай куансам да, аларда йөрергә өйрәнүе газап булды. Бер аяк исән булса, шунысына күбрәк көч китерер идең, ә бот төбенннән ике аяк та булмагач... Тирләп-пешеп, ай ярым өйрәндем, күздән яшьләр бәреп чыга иде.
Просмотры: 4 981
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле көн, дуслар — видео, канал «Татар Эстрада» ▶ видео
Хәерле көн, дуслар 🤝👋
Наил белән таныш булыгыз!

☎️89608033056☎️

Наил безнең автомобильләрне сайлап алу, сатып алу һәм сату белән шөгыльләнә! 🚘

Дәүләт ярдәме (господдержка) буенча яңа Гранталар 650 000 сумнан башлап✅

Барлык төсләр һәм комплектацияләр бар, берни дә көтәргә кирәкми, 2-3 сәгать эчендә рәсмиләштерү✅🤝

Хәзер биредә 450 артык йөрелгән (пробеглы) автомобиль, шулай ук ХУНДАЙ, КИА, LADA, HAVAL, ДЖЕТУР, БЕЛДЖИ һ.б. яңа маркаларның бөтен тезмәсе бар 🚘

Аның макс-каналын саклап куегыз ⤵️

НАИЛНЕҢ МАХы
Просмотры: 4 170
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Татар Эстрада» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти