Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Уфада яшәүче элеккеге американлы һәм UFC көрәшчесе 🥊Джефф Монсон карьерасын туктата.



✅25 октябрьдә Брест шәһәрендә катнаш көрәш буенча IBA турнирында җиңелгәч, ул шундый карар кабул иткән.✊

Джефф Монсон:

"Булды, җитте! Карьерамны тәмамлыйм һәм спортка кире кайтмаячакмын! Мин инде хәзер карт, минем тәнем спорттан һәм көрәшләрдән арыды. 30 елга якын чыгыш ясадым, минем өчен бик яхшы вакыт булды ул. Һәм мин үземнең җанатарларыма рәхмәт әйтеп, хушлашам»,


—дигән.

Монсон спорт карьерасында барлыгы 60 җиңү яулаган, 26 тапкыр җиңелгән һәм 1 көрәшне тигез исәп белән тәмамлаган.

Исегезгә төшерәбез: 55 яшьлек Джефф Монсон 2018 елда Русия гражданлыгын алды. Уфага күченеп килгәч, Башкортстан Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты булды.

Джефф Монсонның АКШ гражданлыгыннан баш тартканы турында сайтка кереп укый аласыз.

❓Ә сез Монсон турында ишеткәнегез бар идеме һәм аның Уфада яшәгәнен беләсезме?😉
👍 - Әйе
😂 - Юк
Просмотры: 3 177
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти