Минзәлә театры сезонын Кәрим Тинчуринның «Американ» премьерасы белән ачты
Режиссер төп герой Искәндәрне фокусникка охшатып эшләгән, байлар даирәсен тасвирлау өчен сатирик буяуларын кызганмаган. Әмма әлеге «милләт хадимнәрен» бер ансамбль итеп кенә туплый алмавы кызганыч, спектакльдә һәр артист үзалдына уйный. Артистларның һәрберсенең үз тамашачысы бар – бер артист ниндидер кызыклы хәрәкәт ясаса яки кызыклы сүз әйтсә, залның төрле урыннарында көлү авазлары яңгырый. Аннары ул хәрәкәтләр кабатлангач ул көлүләр тагын кабатлана
Просмотры: 797