Авылда яшәүче һәм эшләүче россиялеләр 3 процентлы ташламалы ипотека алырга мөмкин.
Кемнәр бу ипотеканы алырга мөмкин: Ул авыл укытучылары һәм табиблары, фермерлар һәм социаль хезмәткәрләр, мәдәният йорты, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, тренерлар, ветеринарларга бирелә. Тагын бер категория – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның хатыннары.
Мөрәҗәгать итүчеләр өчен гомуми таләп бар: алар санап үтелгән өлкәләрдә ипотека рәсмиләштерелгәннән соң тагын биш ел эшләргә тиеш, әмма махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның хәләл җефетләре һәм тол хатыннарына бу шарт кагылмый.
Интертат МАХта