Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Репост из «Актаныш-информ»

Нур Баян исемендәге хуҗалык көзге кыр эшләрен төгәлләде



«Нур Баян» исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2026 елгы кыр эшләренә йомгак ясады. Хуҗалык игенчеләре мул уңыш үстереп алды, терлек азыгы әзерләде һәм киләсе ел уңышына нигез салды.
2026 елның 25 октябренә хуҗалыкта бөртеккә кукуруз җыю тулысынча тәмамланды. 412 гектар мәйданнан 66 895 центнер бөртек җыеп алынды. Хуҗалык игенчеләре һәр гектардан уртача 162,4 центнер уңыш алуга иреште.
Гомумән алганда, 1940 гектар мәйданнан 145 287 центнер бөртек җыеп алынды. Уңышның уртача күләме һәр гектардан 74,9 центнер тәшкил итте. Көнбагышны да исәпкә алганда, хуҗалыкның тулай җыемы 156 827 центнерга җитте.

Терлекчелекне үстерү өчен азык әзерләүгә дә зур игътибар бирелде. Хуҗалыкта барлыгы 25 451,9 тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнде. Терлек азыгы берәмлеге исәбеннән 5827 тонна азык тупланды. Һәр баш шартлы терлеккә 31 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

Киләсе ел уңышы турында бүгеннән кайгырталар хуҗалыкта. 2027 ел уңышы өчен 1537 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп куйдылар. Алдагы елның чәчү сезонына әзерлек кысаларында җир эшкәртү чаралары да вакытында һәм тулысынча башкарылды.

Шулай итеп, «Нур Баян» хуҗалыгы игенчеләре еллык кыр эшләрен уңышлы төгәлләп, киләсе авыл хуҗалыгы сезонына әзерлекне дә тәэмин итте.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/nur-baian-isemendage-xualyk-kozge-kyr-eslaren-togallade
Просмотры: 16
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти