Открытый канал ID 78060307243653

Эльвира Мозаффар | Ирек мәйданы

•Тормыш хәлләре
•Гыйбрәтле язмалар
•Сорау-җавап
•Дини әңгәмәләр
•Сәламәтлек
•Рецепт, аш-су.
Кыскасы, барысы турында да аз-азлап.
Элемтә өчен:
https://max.ru/u/f9LHodD0cOKajogdA5GalWDuI8Xb-MH7G0mglBxPj_W_Z7zallTsRZnRJnQ

Россия

Публикации за период

По реакциям

Поиск, период «30 дней» и вся лента — после бесплатной регистрации. Периоды длиннее 30 дней и сортировка по реакциям — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Свои даты — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Бу юлы әниемнең сеңлесе Ясминә апаларга кунакка кайттык. Аларда пекарня бар. Нинди генә төр ипи, камыр ризыгы пешермиләр анда. Көнбагышлы ипигә кадәр бар.
Апа яңа мичтән чыккан ипи алып кайтты. Бөтен өйгә икмәк исе таралды... Гади генә түгел ул, балачак, авыл исе, әнием исе... Әнием белән без дә үзебезнең авылда пекарняга бара идек. Өйгә кайтып җиткәнче кайнар ипи буханкасының яртысын ашап бетергәнебезне сизми дә калабыз. Иң тәмле җире - кибән башын кетердәтеп ашау, йомшак ипине күкрәккә терәп кисүләре үзе бер рәхәт. Каймак, карлыган кайнатмасы (анысы булмаса, шикәр комы да ярап тора) ягылган ипи телеменнән дә тәмлерәк десерт юк иде ул чакта. Йә, Аллаһым, ипидән, шул кадерле икмәк исеннән аерма...
Просмотры: 383
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Фасольле салат
Әмма дә җайлы һәм тәмле салат.
Яшел кыяр, тәмләткечләр, йомырка, ысланган тавык ите, сарымсак, майонез, консервланган ак фасоль кирәк булачак.
Башта 2-3 йомырканы сытып, шуңа яшел тәмләткеч (мин кинза, укроп турап салдым), тоз, борыч өстәп табада юка гына тәбә пешерәбез. Бер ягы пешкәч, икенче ягын әйләндереп алыгыз. Суынгач, тәбәне тасмаларга бүлеп, токмач сыман кисәбез. 1 яшел кыярны, ысланган тавык итен саламлап турыйбыз. Консервланган ак фасольне юып салабыз. Барысын бергә аз гына сарымсак салынган майонез белән болгатабыз. Тәмле яллар сезгә! ❤
Просмотры: 560
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бай кызга үч итеп, үз эшемне ачтым
Балтачка кайтканда юл буенда хәләл кафе бар. Кафе хуҗасы Фаил Хәкимов бу бизнесны бер тиенсез башлаган икән. Егет тумышы белән Арча районы Орнашбаш авылыннан.
–Армиядә хезмәт иткән чакта йөргән кызым ташлады. Бай иде ул. Шул чакта аңа үч итеп, үз эшемне ачу, акча эшләү теләге туды. Ул чакта кофе машиналар модага кергән иде, кофе сата торган урын ачарга булдым, –дип искә ала Фаил. Тик барысы да ул уйлаганча гына килеп чыкмый. Шактый авырлыклар белән очраша.
–Белгечлегем буенча трактор йөртүче мин. Кофе пешерергә өйрәнер өчен шактый тырышырга туры килде. Армиядән кайткач та, Казанга кафега эшкә урнаштым. Беренче көн аеруча авыр булып истә калган. Эш көне азагында күзгә яшьләр килде. Бу эшне ташлап качарга җиттем. Ләкин теге бай кызы искә төшә иде дә, “кирәк” дип тагын эшкә тотына идем, бирешмәдем, –ди Фаил.
Тәҗрибә белән бергә беренче эше өчен акча да туплый ул.
–Бизнес башларлык акчам юк иде. Тиенләп җыйдым. Ярты елдан соң, үз эшемне ачарга тәвәккәлләдем, юл буенда тамак ялгау, кофе сату урыны булдырдым, – ди Фаил. Әтисе белән әнисе аның башлангычын хуплыйлар.
–Әти павильон төзергә булышты. Әни хотдоглар, бургерлар, башка ярымфабрикатлар әзерләргә ярдәм итте. Тозлы кыяр, сөт кебек үзебездә булган продуктларны өйдән алып килә идем, – дип искә ала яшь эшмәкәр.
Егет киләчәген авыл белән бәйләргә уйлаган.Хатыны, баласы белән Биектауда яшиләр. "Иң мөһиме байлык түгел, бер береңне аңлап, сәламәт булып яшәү", - ди Фаил.
Просмотры: 544
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🎀 Дусларым, Алия сезгә матур, төрледән-төрле постельный комплектлар тәкъдим итә.

Ассортимент зур, төрледән-төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге. ✅Урын-җир.
✅Мендәрләр.
✅Покрываллар алырга була.

Бәяләре кулай, төрле акцияләр булып тора.

🚚 Казан буенча доставкалары бар яки килеп алырга мөмкин. Заказлар бөтен Россия буенча җибәрелә.

Присоединяйтесь к каналу Алии, постельные комплекты по выгодным ценам:
https://max.ru/join/IEsGWaTEk_MS_cICBvk6RFu_xfkOA_s-CZ2apG-HaCc
Просмотры: 566
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Йоклар алдыннан ашарга ярыймы?
-“Тулы карынга йоклау күңелнең катылануына, кансызлануына китерә”, – дигән хәдис нәрсәне аңлата?
Казан, Салих.
Сорауга Казандагы “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:
– Динебездә бар нәрсә дә файдалы. Йоклар алдыннан ашау дин буенча да, медицинада да киңәш ителми. Гомумән, дин буенча чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Мәсәлән, Рәсүлебез (с.г.в) еш ураза тота иде, ахшам намазыннан соң, кояш баегач ашый иде. Аннары ястү намазына кадәр эшли, шуннан соң йокларга ята иде, диелә. Йоклар алдыннан ул ашамаган. Көндез ашаганда да хәдисләрдә ашказанын өчкә бүләргә кушыла: берсе ашка, икенчесе суга булсын, өченчесе һавага калсын, диелә.
Просмотры: 629
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Эльвира Мозаффар | Ирек мәйданы» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти