Бүген, 14 октябрьдә, татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк көне билгеләп үтелә
Әйдәгез, шушы тәмле ризык турында фактларны барлап китик әле:
▫️Элегрәк чәк-чәк бары тик бәйрәм ризыгы булып кына саналган. Аны барлык мөһим даталарга, шул исәптән туйларга әзерләгәннәр.
▫️Бәйрәм чәк-чәген пешерү өчен бик күп кеше җыела торган булган. Яшь кызлар камыр баса, урта яшьтәге апалар – кыздыра, өлкән яшьтәге ханымнар – форма ясый.
▫️Иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елда Футбол буенча Дөнья Чемпионаты узган вакытта пешерелгән. Ул футбол тубы формасында ясалган булган, авырлыгы 4026 кгны тәшкил иткән. Бу чәк-чәк Россиянең рекордлар китабына кертелгән.
▫️Казанда чәк-чәк музее бар. Ул Иске Татар бистәсендә, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (Париж Коммунасы урамы, 18а) урнашкан.
Чыганак: «Яңарыш» газетасы
Фото: «Чәк-чәк» музее