1930–1950 елларда татар музыкасы зур үзгәреш кичерә. Радионың халыкка ныклап үтеп керүе, симфония-опера әсәрләренең даими рәвештә куелуы, филармония сәнгать төркемнәренең гастрольләр белән йөрүләре, профессиональ музыка белеме бирү үзәгенең ачылуы — болар барысы да шушы бер вакытка туры килгән вакыйгалар.
Мондый хәлләрне бер дә кичермәгән татар кешесе бу үзгәрешләр эчендә үзен ничек тота, нәрсәләр хис итә, нинди өметләр белән яши? Ул чор артистлары, җырчылары, композиторлары моны ничек сурәтли?
Шулар хакында дирижер, баянчы Илназ Дудкин «Һөнәри музыка балкышы» лекциясендә сөйләячәк.
Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү кирәк. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/6ac759c784227c2452ed4b3d
Кайчан: 20 октябрь, 19:15
Кайда: Г. Камал театрының камера залы (Һ.Такташ ур., 74)