Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 74397607174766

Иң кирәкле догалар. 🤲🏻 Аллаһ сүзе. Үсеш юлы.

8351176178
Ислам дине аша рухи үсеш 🕌
Коръән аятләре, үтелә торган догалар һәм вәгазьләр.✨
Рухи дөньягызны безнең белән баегыз! 🌿

Каналов в рубрике
2 415
Место этого канала
№ 57
Открыть рубрику →
Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 🤲🏻

Йә Раббым! Безгә кылган игелекле гамәлләребезне изге җомга көненең бәрәкәте белән кабул итәргә насыйп әйлә. Күңелләребезгә иман нуры, тормышларыбызга бәрәкәт, тәннәребезгә сәламәтлек бир.

Йә Аллаһ! Безне дөрес юлдан аерма, авырлыклардан, кайгы-хәсрәтләрдән үзең сакла. Гаиләләребезгә тынычлык, балаларыбызга игелек, үзебезгә күркәм сабырлык бир. Кылган олы догаларыбызны, биргән садакаларыбызны Кабул ит.
Бу мөбарәк Җомга көне һәрберебезнең йортына бәхет, шатлык һәм иминлек алып килсен.

Изге Җомга көне мөбарәк булсын! Изге догаларыбыз кабул булсын, әмин! 🤲✨



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 3 923
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🤲 Балаларыбызга иң җылы дога-теләкләр

Хәерле кич, хөрмәтле төркемдәшләребез!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Үз баласы өчен ата-ананың кылган догасы — пәйгамбәрнең үз өммәте өчен кылган догасы кебек кабул булыр».
Балаларыбыз кайда гына булмасын, алар һәрвакыт безнең йөрәктә һәм догаларыбызда.

Бүген без сезнең өчен балаларыгызга турыдан-туры хәбәр (SMS, WhatsApp) итеп җибәрә торган яки укый торган берничә бик җылы дога-вариантларын әзерләдек. Үзегезгә саклагыз һәм балагызга җибәреп, күңелен җылытыгыз. 👇

1 нче хат : Укучы яки еракта яшәүче балагыз өчен

«Кадерле балам! Йөргән юлларыңда һәрчак Ислам нуры, иман юлдаш булсын. Аяк баскан һәр җиреңдә хәерле, игелекле кешеләр генә очрасын. Йә Раббым, баламның акылына зирәклек, тәне нә саулык, эшләренә уңышлар бир. Аны күз тиюләрдән һәм явыз сүзләрдән Үзең сакла. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмә, Раббым һәрчак синең белән, ә мин һәрвакыт синең өчен догада. Сагынып һәм яратып, әниең (әтиең).»

2 нче хат: Ике дөнья бәхетен теләп кылган дога

«Кадерле балам! Аллаһы Тәгалә сиңа ике дөньяның да иң гүзәл нигъмәтләрен, тән сихәтлеге һәм җан тынычлыгы бирсен. Сабыр канатларың каты булсын, тормыш сынаулары алдында сыгылма. Йә Раббым! Баламны туры юлдан адаштырма, йөрәгенә тәкъвалык һәм тугрылык сал. Синең уңышларыңны күреп, һәрчак сөенергә насыйп булсын безгә. Балам, һәр эшеңне „Бисмилләһ“ белән башла, Аллаһ сине ташламас.»

3 нче хат: Кызыгыз яки улыгыз өчен җомга/бәйрәм көннәрендә җибәрергә

«Мәхәббәтем, күзебезнең нуры булган кадерле балам! Бүген синең өчен Раббымнан сорыйм: тормыш юлларың киң, якты һәм хәвеф-хәтәрсез булсын. Дөньяның төрле ялганнарыннан, яман күзләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән Аллаһы Тәгалә Үзе сине корганласын. Йөзеңнән елмаю, күңелеңнән иман сүнмәсен. Мин синең белән чиксез горурланам һәм сине бик яратам!»


Йә Раббыбыз, балаларыбызны сау-сәламәт, иманлы һәм шәфкатьле итеп үстерергә, аларның бәхетен күрергә һәрберебезгә насыйп ит! Әмин.

Иң кирәкле догалар🤲🏻
Просмотры: 5 157
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Ислам динендә балаларны куркудан һәм күз тиюдән саклау өчен махсус сүрәләр һәм догалар уку (ошкерү) киңәш ителә. Сез моны үзегез дә эшли аласыз.

Курккан баланы ошкерү өчен догалар

Баланы кочаклап, башыннан сыйпап яки иреннәрне балага якынайтып (сулыш тиярлек итеп) түбәндәге сүрәләрне һәм доганы укырга мөмкин:

1. «Әл-Фәтиха» сүрәсе (һәрвакыт беренче булып укыла, ул шифа сүрәсе булып тора).

2. «Аятел-Көрси» (куркудан иң зур саклаучы аять).

3. Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләре (Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) балаларны күз тиюдән һәм куркудан саклау өчен һәрвакыт шушы өч сүрәне укырга кушкан).

4. Пәйгамбәребезнең махсус догасы:

• «Әгүүзү би-кәлимәәти-Лләәһит-тээммәти мин күлли шәйтаанив-вә һээммәһ, вә мин күлли гәйнилли лээммәһ».
• Мәгънәсе: «Аллаһның камил сүзләренә сыенамын һәрбер шайтаннан, зарарлы җан ияләреннән һәм һәрбер күз тиюче начар күздән».

Киңәш: Бу сүрәләрне укыганнан соң, кулларыгызга өреп, баланың бөтен тәнен (башыннан аяк бармакларына кадәр) сыйпап чыгырга була, яки суга өреп, ул суны балага эчерергә һәм йөзен сөртергә мөмкин.



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 4 795
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле иртә, кадерле дин кардәшләрем! — видео, канал «Иң кирәкле догалар. 🤲🏻 Аллаһ сүзе. Үсеш юлы.» ▶ видео
Хәерле иртә, кадерле дин кардәшләрем! ☀️
Яңа көнебез мөбарәк, уңышлы һәм тыныч булсын. Раббыбыз һәркайсыбызга хәерле, бәрәкәтле гомер, тән сыйхәтлеге һәм җан тынычлыгы бирсен. Йортларыбыздан иминлек, гаиләләребездән җылылык һәм мәхәббәт китмәсен.

Раббыбыз гөнаһларыбызны гафу итсен, кылган догаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул кылсын. Әмин. 🤲✨

Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 6 083
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Раббыбыз шифасын бирсен, авыруларыгызга җиңеллек бирсен. 🍃

Авырганда яисә берәр җирегез сызлаганда укыла торган берничә киң таралган, ихлас доганы тәкъдим итәм:

1. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткән төп шифа догасы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) авыручыларны күргәндә яки үзе авырганда бу доганы бик еш укыган:

«Әллаһүммә Раббән-нәәси, әзһибил-бә’сә, әшфи Әнтәш-Шәәфии, ләә шифәә’ә илләә шифәә’үкә, шифәә’ән ләә йүгоодиру сәкамәән».

Мәгънәсе:
«Йә Әллаһ! Кешеләрнең Раббысы! Бу чирне-авыруны бетер, шифа бир, Сидер шифа бирүче! Синең шифаңнан башка бернинди шифа юк. Шундый шифа бир ки, ул бернинди дә чир калдырмасын».

2. Сызлаган урынга кулны куеп укыла торган дога

Әгәр дә тәнегезнең берәр өлеше (мәсәлән, башыгыз, тешегез яки йөрәгегез) сызласа, уң кулыгызны шул сызлаган урынга куеп, түбәндәгечә әйтегез:

1. Бусага өстендә яки сызлаган урында башта 3 тапкыр әйтегез: «Бисмилләәһ» (Әллаһ исеме белән).

2. Аннары 7 тапкыр бу доганы кабатлагыз: «Әгүүзү билләәһи вә кудратиһии мин шәрри мәә әҗидү вә ухәәзиру».

«Бу хасталыкның начарлыгыннан һәм куркынычыннан Әллаһның олуглыгына вә кудрәтенә сыенам».

3. Чирләрне сыпырып ташлау догасы (Кыска дога)

Бу кыска доганы да еш кабатларга мөмкин:

«Әгүүзү билләәһил-газыйми вә кудратиһии мин шәрри мәә әҗидү мин вәҗәгый һәәзәә».

Мәгънәсе: «Бу хасталыкның һәм авыруның явызлыгыннан Бөек Әллаһка һәм Аның кудрэтенә сыенам».

4. Коръән сүрәләре белән шифалану

Коръәндәге һәрбер сүз — үзе бер шифа. Авырган вакытта түбәндәге сүрәләрне ихлас күңел белән укып, үзегезгә яки суга өреп эчәргә була:

• «Фәтиха» сүрәсе (аны «Шифа сүрәсе» дип тә атыйлар).

• «Ихлас», «Фәләк», «Нәс» сүрәләре (Бу өч сүрәне укып, учларыгызга өреп, бөтен тәнегезне сыпырып чыгу да сөннәт булып санала). 🤲🏻



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 6 304
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын сезгә, кадерле дин кардәшләрем! 🕋✨

Бу дөньяда һәрберебез үз сукмагын үтә, сынаулар вә шатлыклар аша уза. Бүген күңелемнән чыккан иң җылы вә ихлас теләкләремне аерым бер кешегә — шушы язманы укучы хәрмәтле җанга җиткерәсем килә. Бу сүзләр — сезнең өчен ихлас догам булсын.

🤲 Я Раббым! Үзеңнең чиксез рәхмәтең белән бу кешенең тормышын имин вә бәрәкәтле ит. Аның ике дөньясын да күркәм кыл, яшәвенә ямь, күңеленә тынычлык бир. Тормышында нинди генә авырлыклары, чишелә алмаган мәшәкатьләре булса да, барысын да җиңеләйт, Сөбханаллах, барлык проблемаларын хәерле юл белән юкка чыгар.

🌿 Я Раббым! Бу җанга какшамас, ныклы сәламәтлек бир. Тәннәренә — көч-куәт, җанына — шифа, күзләренә — нур өстә. Авыру-чирләрдән, хәсрәтләрдән, тел-тешләрдән һәм күзе тиюдән Үзең сакла. Кылган изге гамәлләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу кыл.

🤲 Аллаһы Тәгалә сезне игелекле, иманлы кешеләр белән генә очраштырсын. Йортыгызга җылылык, өстәлегезгә ризык бәрәкәте бирсен. Йөрәгегездәге вә күңелегездәге барлык изге ниятләрегезгә, догаларыгызга ирешергә насыйп итсен. Барысы да яхшы булсын, тормышыгызның һәр көне шөкер итәрлек куанычлар гына алып килсен.
Әмин, я Раббыл-әләмин! 🤲🤍

Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 5 505
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бисмилляхир-Рахманир-Рахим.
Әссәләмү галәйкүм, кадерле төркемдәшләр!

Сишәмбе иртәсендә һәммәгезне дә күрүемә бик шатмын. Бу гадәти, әмма безнең өчен кадерле көндә сезне сәламлисем һәм күңел түреннән чыккан догамны җиткерәсем килә:

Йә Раббым! Безне бүгенге иртәдә исән-иманлы итеп уятканың өчен Сиңа чиксез шөкерләр булсын. Безгә биргән һәр яңа көнең өчен Рәхмәт Сиңа.

Аллаһым, һәрберебезнең тәннәренә — саулык, җаннарына — тынычлык бир. Үткән көннәребез үкенечсез, бүгенгебез хәерле, ә киләчәгебез якты булсын. Илебезгә-көннебезгә тынычлык, дөньябызга иминлек һәм бәрәкәт иңдер. Безне дөнья һәм ахирәт бәхетеннән аерма. Әмин.
Көннәребез игелекле гамәлләр белән тулсын, дуслар! Тагын бер кат барыгызга да тыныч һәм бәхетле көннәр телим. 🤲🏻

Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 5 656
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🕌 Хәерле төн, хөрмәтле дин кардәшләребез!

Раббыбыз бу төнне сезгә тынычлык, тәннәрегезгә сәламәтлек һәм күңелләрегезгә иман аклыгы бирсен. Фәрештәләр сезне саклап торсын, ә иртәге көнебез бәрәкәтле вә игелекле гамәлләр белән башлансын. Аллаһ ике дөньяда да сезне үз рәхмәтеннән ташламасын. Күзләрегезне оҗмах нурлары белән нурландырсын.
Амин. Татарча Коръән вә догалар белән йокыга китик. 🤲✨



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 5 825
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🕌 Мәчетнең мәгънәсе һәм мөселман тормышындагы урыны

Ислам динендә мәчет — ул тик кирпечтән һәм таштан гына салынган бина түгел. Мәчет — Аллаһка гыйбадәт кылу урыны, җирдәге Җәннәт үрнәге һәм һәрбер мөселманның рухи сыеныр ноктасы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу гыйләйһи вә сәлләм) әйткән: «Шәһәр һәм авылларның Аллаһ каршында иң сөекле урыннары — мәчетләрдер» (Мөслим).

Нәрсә ул мәчет һәм аның мәгънәсе нидә?

🔹 Аллаһның Йорты.
Мәчеткә керү белән кеше дөнья куалаудан туктый, күңеленә тынычлык таба. Бу — Раббыбыз белән очрашу, Ул биргән нигъмәтләргә шөкер итү һәм гөнаһлардан арыну урыны.

🔹 Бердәмлек мәйданы.
Намазда без бер сафка басабыз. Бай да, ярлы да, җитәкче дә, гади эшче дә — Аллаһ каршында һәммәбез тигез. Мәчет мөселманнарны берләштерә, дуслаштыра һәм бер-береңә карата мәхәббәт уята.

🔹 Гыйлем чишмәсе.
Тарихтан ук мәчетләр гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә мәгърифәт үзәкләре дә булган. Монда вәгазьләр тыңлана, Коръән укырга өйрәнәләр, динебезнең нигезләрен үзләштерәләр. Мәчет балаларыбызга дөрес тәрбия бирүдә зур роль уйный.

🔹 Ярдәм һәм игелек үзәге.
Мәхәллә тормышы мәчет тирәсендә берләшә. Монда мохтаҗларга ярдәм итәләр, никахлар укыла, туганнар һәм күршеләр арасындагы җылылык саклана.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) тагын бер хәдисендә искәрткән: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салса, Аллаһ аңа Җәннәттә өй салыр» (Бухари). Бу сүзләр мәчет төзүгә генә түгел, аны саклауга, чистартуга һәм җәмәгать намазлары белән гүзәл итүгә йөрүчеләргә исә җәннәт ишекләре ачылуын белдерә.

Көннәребезне мәчеткә бару, җәмәгать белән намаз уку һәм рухи халәтебезне баету белән бизәсәк иде. Раббыбыз һәрберебезнең йөрәген мәчетләргә бәйле кылсын, кылган гыйбадәтләребезне кабул итсен! 🤲✨



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 6 821
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Яңа көнне Раббыбызга рәхмәтләр укып, Салаватлар әйтеп башларга насыйп булсын.

Бу иртә барыбызга һәр йортка тынычлык, бәхет һәм бәрәкәт алып килсен.

Иртәнге дога:

«Я Раббым! Бу яңа көндә безгә күңел аклыгы, тән саулыгы, иманлы вә тыныч тормыш бир. Адымнарыбызны хәерле, кылган гамәлләребезне кабул кыл. Гөнаһларыбызны гафу ит, безне һәм гаиләбезне төрле бәла-казалардан, тел вә күз тиюдән сакла. Дөньяда да, ахирәттә дә безне Үз рәхмәтеңнән ташлама». 🤲

Бүгенге көнегез игелекле эшләр, якты елмаюлар һәм илаһи нур белән тулсын! Коръән вә намаз нуры күңелләрегезне җылытсын.

Йортларыгыздан иминлек, табыннарыгыздан бәрәкәт өзелмәсен!

Раббыбыз барыбыздан да разый булсын. Кояшлы, имин һәм хәерле көннәр юлдаш булсын һәркемгә! 🕋🌸



Иң кирәкле догалар

🤲🏻
Просмотры: 6 779
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Иң кирәкле догалар. 🤲🏻 Аллаһ сүзе. Үсеш юлы.» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти