📚 Мәктәп тарихы — буыннар истәлеге!Арчаның 3 нче мәктәбендә ветеран…
📚 Мәктәп тарихы — буыннар истәлеге!Арчаның 3 нче мәктәбендә ветеран укытучы Әминә Гаяз кызы Гаффарованың «Күңел түрендәге мәктәбем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.Басмада мәктәпнең бай тарихы, төрле елларда биредә эшләгән укытучылар һәм якты хатирәләр урын алган.🏫 Мәктәп тарихы XVIII гасырга барып тоташа. 1885 елда биредә бөек җырчы Фёдор Шаляпин да белем алган.Кичәдә ветеран укытучылар, чыгарылыш укучылары һәм кунаклар мәктәп елларын искә алдылар. Чара җыр-моңга, матур чыгышларга бай булды.📖 Кичә ахырында автор китапны мәктәп китапханәсенә тапшырды. Ул киләчәк буыннар өчен кадерле тарихи мирас булып калачак!