Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бүген Наратлык авылында Россиянең атказанган урманчысы Тәлгать…

Бүген Наратлык авылында Россиянең атказанган урманчысы Тәлгать Гыйльметдиновны соңгы юлга озаттылар.Тәлгать абый гомеренең күп елларын Тукай урманчылыгына багышлады. Җитәкче ярдәмчесе булып эшләгән чорда үзен намуслы, җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Фидакарь хезмәте күпсанлы бүләкләр белән бәяләнде.Ул газетабыз белән дә тыгыз элемтәдә торды. Хәбәрчебез буларак, урманчылар тормышыннан кызыклы язмалар әзерләп җибәрә, редакциягә килеп йөри иде.1939 елда туган Тәлгать абый — сугыш чоры баласы. Моннан тугыз ел элек ул өйдән чыгып киткән җиреннән югалды. Аны озак эзләсәләр дә, таба алмадылар. Быел гына гөмбә җыючылар аның сөяк калдыкларына һәм киемнәренә тап була. Кесәсендә хәтта авторучкасы да сакланган була...Хөрмәтле ветеранны Акчишмә зиратына җирләделәр. Соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән иде. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин, хезмәттәшләре Тәлгать абыйны бары тик җылы сүзләр белән искә алдылар.Тәлгать абыйның якты истәлеге күңелләрдә сакланыр. Урыны оҗмахта булсын! 🕊
Просмотры: 788
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти