"Бакчагызны яфракларны җыеп ялт иттердегезме инде? Ә мин яфракларны…
"Бакчагызны яфракларны җыеп ялт иттердегезме инде? Ә мин яфракларны җыймыйм", - дип шалтыраттылар безгә. Ни өчен дип сорадык. "Бөтен файдалы элементлардан бакчаны мәхрүм итәргәме, юк, җирне ярлыландырмыйм, - диде ул. - Ел да алма уңышы мулдан була. Хәтта корт төшеп, зур зыян да күргән юк. Ә безнең күршеләр бакча чистартып, агачларга агу
сибеп мәш киләләр".
Сүзгә хезмәттәшебез Ильяс Сәхапович кушылды. Бер елны көзен яфракларыннан чистартылган Мәскәү паркларында агачлар корый башлый, дип сөйләде ул. Яфраклар алар җирне ашлый бит. Шуннан паркларны чистартудан туктыйлар. Урманнарны карагыз сез, нинди яхшы туфрак анда. Гөл балчыгын да шуннан алабыз. Урман үз-үзен ашлап бара. Бакчалар да шулай булырга тиеш.
Румия Надршина.