Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Җиде дин музей-йортында — видео, канал «Арча хәбәрләре - Арский район» ▶ видео
Җиде дин музей-йортында — фото 1 из 6, канал «Арча хәбәрләре - Арский район» Җиде дин музей-йортында — фото 2 из 6, канал «Арча хәбәрләре - Арский район» Җиде дин музей-йортында — фото 3 из 6, канал «Арча хәбәрләре - Арский район» Җиде дин музей-йортында — фото 4 из 6, канал «Арча хәбәрләре - Арский район» Җиде дин музей-йортында — фото 5 из 6, канал «Арча хәбәрләре - Арский район»

Җиде дин музей-йортында


Беркөнне Лесхоз мәктәбе коллективы белән Казанга юл алдык. Безнең сәяхәт пешекчеләр көненә туры килүе аеруча куанычлы булды. Дәресләрдән соң мәктәп янында Казанга чыгып китәргә зур автобус көтеп тора иде инде.
Менә Казанга килеп тә җиттек. Иң башта без рәсемнәрдән генә күреп белгән "Җиде дин музей йорты"на тукталдык. Бу архитектура комплексы - дөнья культурасы һәм диннәр музее Иске Аракчино бистәсендә рәссам, архитектор һәм скульптор Илдар, Илгиз Хановларның яшәгән нигезенә урнашкан. Идел елгасы буенда бик матур урын ул.

     Илдар, Илгиз ике бертуган Мәскәүдә югары сәнгать уку йортында белем алган рәссамнар. Көннәрдән беркөнне үз нигезләрендә җиде диннең дуслыгын берләштергән музей-йорт төзи башлыйлар. 2017 елда әлеге бинада янгын  чыга, шулай итеп, өстәмә мәшәкатьләр туа. Әмма комплекс төзелүен, яңаруын дәвам итә.

    Һәр зал, тарихка нигезләнеп, аерым бер дингә багышланган. Иконалар белән христианнар залы, католиклар залы, татар сәнгате күргәзмәсе белән мөселманнар залы, саркофаглар копияләре белән Борынгы Египет залы, кызыл төсмерләр белән бизәлгән Будда залы, индуизмга һ.б.диннәргә багышланган заллар.
Калганын моннан укыгыз.
Гөлгенә Гыниятова.
Югары Пошалым.
Просмотры: 616
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти