📚 Китап белән күңел җылысы! 💛
✨ Арчаның икенче мәктәбенең 5 «Б» сыйныфы укучылары язучы Дамир Нуриәхмәтов белән очраштылар. Кунак балаларга китап укуның әһәмияте турында сөйләде, үз шигырьләрен укыды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
📖 Очрашу балаларда әдәбиятка кызыксыну уятты, китапка мәхәббәтне тагын да арттырды. Чын иҗат кешесе белән аралашу - күңелдә озак саклана торган матур истәлек!