▶ видео
Яңасала авылында "Көмеш чулпы" ансамбле, клуб эшләмәсә дә, таркалмаган. Китапханәгә җыелалар. Төрле чараларда катнашалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыралар.
Яңасала китапханәчесе Фәридә Борханова сөйли: "Миндә инде, китапханәдә җыелабыз. Төрле чараларга чакырам, вәгазь кичәләре үткәрәбез, арабызда авылның абыстае Зилә Исмәгыйль кызы да бар, ул бик үтемле вәгазьләр сөйли, төрле очрашуларга йөрибез, бәйрәмнәрне берсен дә калдырмыйбыз, көрәшен бәйрәмнәрен дә, татар бәйрәмнәрен дә. Рәхмәт аларга. Исән-сау булсыннар!".