🚦 Көзге каникуллар — балаларның юлларда иминлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәкле чор!
📊 Быелның беренче тугыз аенда Татарстанда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган. Кызганыч, 14 баланың гомере өзелгән.
⚠️ Машина йөртүчеләр, юлларда сак булыгыз! Әти-әниләр, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерегез, имин маршрутларны бергәләп өйрәнегез.
📌 Профилактик чаралар 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.