🎅🚂 Кыш Бабай поезды Казанга килә!
✨ 14 декабрьдә башкалабызга әкият дөньясын алып килүче бәйрәм поезды тукталачак. Балаларны Кыш Бабай белән очрашу, курчак театры һәм күңелле тамашалар көтә!
🎄 Әкияти поезд Россиянең 65 шәһәрендә булачак. Бәйрәм рухы һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итсен!