🎉 Арча сәнгать мәктәбе укучылары Казанда узган «Без беренче» халыкара конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясады!
🏆 Әмир Хәмидов нәфис сүз номинациясендә Гран-прига лаек булды. Самира Фәйзрахманова — I, Ариана Шәрипова — II, Ралина Гапдрахманова, Зәлия Фәхретдинова һәм Илария Пашина III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Ралия Нигъмәтҗанова да нәфис сүз номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алды.
👏 Яшь талантларны һәм аларның остазларын котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!