Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🔥 Җылыту сезоны башлану белән газ җиһазларын дөрес файдалану һәм вакытында тикшертү аеруча мөһим. Сөрем газы белән агулану фаҗигагә китерергә мөмкин!



📌 Арча районы активы киңәшмәсендә газ куркынычсызлыгы мәсьәләсе каралды. Район газ хезмәте җитәкчесе Илшат Сабиров мәгълүматларына караганда:

🔹 Агымдагы елда 190 күпфатирлы йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән.
🔹 Бүгенгә планга кертелгән 15 010 абонентның 14 808енә хезмәт күрсәтелгән.
🔹 2025–2026 елларда белгечләрне өйгә кертмәүнең 90 очрагы теркәлгән.
🔹 Кимчелекләрне бетерү өчен 120 күрсәтмә бирелгән, 41 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылган.

❗ Ни өчен бу мөһим?

Газ җиһазларының төзек булуы гына җитми — вентиляция һәм төтен юлларының да дөрес эшләве кирәк. Аларның торышын вакытында тикшертү, газ хезмәте белгечләрен өйгә кертү һәм ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән бетерү — иминлекнең төп шартлары.

🏠 Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
✅ Газ җиһазларын карап торыгыз.
✅ Белгечләрне планлы тикшерүләргә вакытында кертегез.
✅ Вентиляция һәм төтен юлларының төзеклеген тикшертегез.
✅ Газ исе сизелсә, электр җиһазларын кабызмагыз һәм ачык ут кулланмагыз. Куркынычсыз урынга чыгып, 104 яки 112 номерына шалтыратыгыз.

⚠️ Онытмагыз: сөрем газы иссез булырга мөмкин, ә аның белән агулану кеше гомеренә куркыныч тудыра.

Иминлек — уртак җаваплылык! Үз тормышыбызга һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк!

Кайсы очракта газ бирү туктатыла?
Бу хакта тулырак безнең сайтыбызда

https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-gaz-ihazlarynyn-iminlegena-aerym-igietibar-birela
Просмотры: 806
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти