🎉 «Содружество талантов» фестивалендә — җиңүләр
Казанда узган XVIII Халыкара фестиваль-конкурста Арча талантлары уңышка иреште! 🏆
✨ «Аллегро» үрнәк хореография коллективының өлкәннәр һәм урта төркемнәре I һәм II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды. Җитәкчеләре - Аида Ондрина
✨ Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нурсолтан Фәйзрахманов I дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе - Ләйсән Ахунова
✨ «Алтын ай» фольклор ансамбле II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Миләүшә Сәгыйтова, Ләйсән Ахунова
👏 Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар һәм биек үрләр телибез!