🛣 ЯХШЫ ЮЛЛАР ҺӘРКЕМГӘ КИРӘК!
Юл газабы — гүр газабы, дигән борынгылар. Бүген исә Арча районында бу мәкальнең мәгънәсен онытырлык матур үзгәрешләр бар!
✨ Быел «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы тарафыннан 991 миллион сумлык юл эшләре башкарылган!
✅ Түбән Аты, Иске Йорт авылларына яңа асфальт җәелгән.
✅ Урта Бирәзә юлы төзекләндерелгән.
✅ Сөрде авылына юл яңартылган.
✅ Пөшәңгәрдә, Арча–Теләче юлының бер өлешендә һәм Михайловка авылына илтүче юлда эшләр башкарылган.
🚧 Урта Сәрдә һәм Колачы авыллары юлларында эш дәвам итә.
Яңа юллар — уңайлы хәрәкәт, иминлек һәм авыл халкы өчен зур шатлык! Әле күптән түгел генә язын-көзен тракторларга бәйле булган юллар бүген матур асфальт белән сөендерә. Бу — еллар дәвамында көтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсе.
🙏 Районыбыз юлларын төзекләндерүгә өлеш керткән «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы , "Дорсервис" һәм "ТР күперләре" ширкәтләр һәм барлык юлчыларга, төзүчеләргә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт! Хезмәтегез бәяләнсен, юлларыгыз һәрчак тигез, эшләрегез уң булсын!
Һөнәри бәйрәмегез белән!