💎❤️ «Син — минем бәхетем!» Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте
👩❤️👨 Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды! Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергәннәр.
💐 ЗАГС бүлегендә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Алар «Дан» китабына имзаларын куйдылар, символик медальләр белән алмаштылар һәм яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр. 💃🕺
👨👩👧👦 Вильдановлар өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген алар оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.
🌷 Юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм якыннарының игелеген күреп яшәүләрен телибез!
📌 Чыганак: Арча районы ЗАГС бүлеге
#Арча #БриллиантТуй #ГаиләБәхете ❤️